Мисвәкнең файдасы
«Мисвәк авызны һәм тешләрне пакьләр. Аллаһның ризалыгына сәбәп булыр, күзне нурландырыр». (Хәдис-шәриф)
Пәйгамбәребез; мисвәкне күп кулланырга кушкан. Мисвәк теш чистарту өчен бер төр агачтан ясалган таякчык, аны суга манчып йомшартасың һәм ул теш щеткасына охшап кала. Мисвәкне куллану бик күп төрле авырулардан саклану чарасы булып тора. Кешенең бик күп чирләре ашказаны һәм эчәк авыруларыннан башлана. Ашны ашказанына тешләр эшкәртеп бирә. Мисвәк тешләрне кариестан, авыз куышлыгында микроблар үрчүдән саклый. Мисвәкне бер мәртәбә куллану да авыз куышлыгындагы 80 процент зарарлы микробларны юк итә. Аны даими куллану төрле авырулардан шифа бирә, бик күп эчке әгъзаларның эшчәнлеген көйли, активлаштыра, зиһенне, камил акылны саклауда ярдәм итә.
Иллиной университетының галимнәре 7 ел буена мисвәкнең составын тикшергәннәр һәм аннан авыз эчендә булган микробларның үрчүен туктатучы һәм кариесны, тешләрнең черүен кисәтүче матдәләр, шул исәптән, фтор элементы бүлеп чыгарганнар.
Эчә торган су фторга ярлы урыннарда, гадәттә, фторлы таблеткалар бирәләр, алар исә, эмальнең ныклыгын, черүгә чыдамлылыгын арттыра. Фторлы пасталар белән дә теш чистарту файдалы. Бу пасталарны мисвәк катнашкан пасталар алыштыра ала.
Мисвәк белән теш чистарту теш төбендәге каты утырмалардан, ташлардан да арындыра. Стоматолог Эрик Шапира: «Мисвәк ботагын башта чәйнәп йомшартыгыз, соңыннан теш өстендәге йомшак һәм каты куныкны чистарта башлагыз. Сивак агачында бу ятмаларны эретә торган май бар. 3–5 минут тешегезне мисвәк ботагы белән ышкыгыз», – ди.
Даимән мисвәк ботагы һәм пастасы кулланучыларда теш һәм аңкау авырулары сирәк очрый, аларның тешләрендә төрле таплар булмый.
Гадәттә, теш чистарту пасталарына синтетик абразив, ягъни шомарту матдәләре кушыла, ә мисвәк кушылган пасталарда табигый антисептиклар һәм уртларның канауына һәм ялкынсынуына каршы тора торган таннин бар.
Бик күп теш пасталары чыгаручы компанияләр бу фәнни ачышлар белән кызыксыналар, чөнки үзләренең продукцияләрендә синтетик компонентларны табигый булганнарга алыштырырга телиләр.
Тешне мисвәк белән чистарту – сөннәт, саваплы гамәл һәм мисвәк кушылган пасталар, алар гадәттә, хәләл. Шуның өчен мөселманнар аларны башка теш чистарту ысулларыннан өстен күрәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа