Кыз балаларны видеоуеннардан саклагыз!
Видеоуеннар кыз балаларның психикасына нык начар тәэсир итә.
Америка галимнәре видеоуеннарның һәр балага начар тәэсир итмәве турында белдергән.
Тикшеренүләрдә 6-12 яшьлек 870 бала катнашкан. Нәтиҗәдә, бу төр уеннар белән кызыксынучы 10 яшьләр тирәсендәге кызларның җәмгыятьтә үз-үзләрен иркен тота алмавы билгеләнгән.
Ә малайларга уеннар тәэсир итмәгән. Гәүдә авырлыгыннан интегүче кызларга видеоуеннар аеруча көчле тәэсир иткән.
Фото:https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа