Ирләр авырмасын өчен нишләргә?
Казан дәүләт медицина университетының урология кафедрасы доценты,35 ел уролог булып эшләүче Алексей Зубков әйтүенчә, урологка мөрәҗәгать итүчеләр арасында яшьләр дә аз түгел.
Яшьләрдә җенси авырулар хәрәкәт җитәрлек дәрәҗәдә булмаудан килеп чыга, ди ул. “Яшьләр арасында физкультура белән шөгыльләнүчеләр аз, фас-фудлар белән тукланалар, нәтиҗәдә корсак үсә,матдәләр, майлар алмашы бозыла. Яшь егетнең таза корсак маенда нәрсә бар дип беләсез, анда хатын-кыз гормоннары тулы. Үз үзеңне кайгыртырга кирәк, яшьләр үзләренә игътибар бирергә тиеш. Монда әти-әни тәрбиясе дә мөһим”, ди Алексей Зубков. Ир-ат авыруларын булдырмас өчен ул дөрес тукланырга кирәк, ди.
Уролог Алексей Зубковтан 5 киңәш:
1. Шикәр комы ул “ак үлем”. Шикәрне рационнан бөтенләй алып атарга кирәк. Аның урынына чамасын белеп йөзем, хөрмә, шоколад ашарга киңәш ителә.
2.Камыр ризыкларыннан баш тартырга кирәк. Чүпрәсез камырдан пешерелгән ризыкларны ашасаң була. Ипинең агына караганда карасына өстенлек бирегез.
3.Газлы сулар –иң куркынычы. Бер стакан кока- колада, 6,5 кисәк шикәр санала.
4. Казылыкларның сыйфатлы икәнен төгәл белсәм, бәлки аларны ашарга ярый диячр идем. Әмма, кош итенең, колбасаларның сыйфатына югары бәя биреп булмаганлыктан, бу ризыкларны чикләргә киңәш итәм. Ир-атлар өчен иң файдалысы – ат ите.
5.Кеше көненә кимендә 1 килограмм авырлыгына 40 миллиграм исәбеннән чиста су эчәргә тиеш. Итальяннар макарон ашый, әмма, тазармый. Күп нәрсә ризыкның сыйфатына һәм дөрес яшәүгә бәйле. Хәрәкәттә булу кирәк. Ашаганда алтын урталыкны истә тотыгыз.
http://shahrikazan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа