Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүмат

Гөмбәләрнең бай дөньясы

Тарихка күз салсак, гөмбәләр турында инде IV гасырдан бирле мегълүмат тупланган. Шул вакытта ук аларны өйрәнә башлаган булганнар икән.

Борынгы вакытларда гөмбәләрне “губы” дип йөрткәннәр. Аларның кырыйлары ирен формасында булганга күрә шулай атаганнар. Борынгы заманда гөмбәләрне чыктан, яшен сугудан, әйбер черегәннән барлыкка килә дип уйлаганнар. Һәм XIX гасырдан гөмбәләрне аерым патшалык итеп  йөртә башлыйлар.

Гөмбәләрнең төрләре бик күп. Хәзерге вакытта 100 мең төрле гөмбә билгеле.Гөмбәләр ике төрле – ашарга яраклы һәм агулы була.

Гөмбәчеләр 15 төрен җыялар, ә бик оста гөмбәчеләр   25кә кадәр төрен җыя.

Гөмбәләр аксымнарга бик бай, аларда тимер, калий, кальций, йод, фосфор, цинк бар. Шуңа күрә алар организм өчен бик файдалы.

Гөмбәләр патшасы дип йөртелүче гөмбә дә бар. Ул – ак гөмбә. Аның русчасы – белый гриб, кайвакытта боровик дип тә атыйлар. Ул бик тәмле, итле гөмбә, аны киптереп тә, тозлап та була. Аннан хуш ис килеп тора. Бүтән гөмбәләр кип-тергәндә каралалар, ә бу гөмбә төсен үзгәртми. Шуңа күрә аның исемен ак гөмбә дип атаганнар. Ә чынлыкта аның эшләпәсе – караңгы кызгылт, аягы аксыл-сары. Һәр елны да ак гөмбә мул уңыш бирми. Ак гөмбәгә бик охшаган гөмбә дә була. Ул имән гөмбәсе белән охшаш. Аның эшләпәсен сындыргач, эче зәңгәрсу була. Шуның бе-лән аерып була.

Каен һәм усак гөмбәләре бер төркемгә керә. Русчасы-подосиновик, подберезовик була. Каен гөмбәсенең эшләпәсе – күк, ә  усак гөмбәсенең кызгылт төстә. Аның аягы зәңгәрсу булып та тора. Бу гөмбәләрне Себер урманнарында, тундрада күп диләр. Киптергәндә алар кара
төскә керә, шунлыктан аларны күбрәк кыздырып ашыйлар.

Әтәч гөмбәсе – төлке төсендәге гөмбә. Русчасы лисичка була. Шуңа күрә аны русча "лисичка" дип йөртәләр. Аның эшләпәсе дә, аягы да бер төстә. Бу гөмбә бервакытта да бозылган булмый. Искеләре корый яки череп юкка чыга. Ул бик тәмле гөмбәләрдән санала.

Иң матур гөмбәләрнең берсе – мухомор. Аны, безнеңчә, чебен гөмбәсе дип йөртәләр. Кызыл эш-ләпәсендә ак таплар бар, шул билгеләре буенча аны җиңел генә башкалардан аерып була. Кеше өчен бу куркыныч гөмбә, аны ашарга ярамый. Әгәр кеше аны ашаса, ул исерек кебек әйләнгәләп йөри башлый. Элек чебеннәрне үтерү өчен аның суын кулланганнар. Шуннан аның исеме дә килеп чыккан – чебен гөмбәсе. Ул хайваннарга кайбер чирләрдан арынырга ярдәм итә.

Поганка (томсык гөмбә) гөмбәсе – иң агулы гөм-бәләрдән санала. Кеше аны ашаса үлә. Ул аксыл төстә, аягы нечкә, озын. Астарак түгәрәк боҗра кигертелгән кебек өлеше бар. Эшләпәсе яшькелт ак булып та торырга мөмкин. Иске гөмбәләрдән черек бәрәңге исе килеп тора. Аларны гөмбәчеләр шампиньоннар, яшел төстәге сыроежкалар белән бутарга мөмкин. Шулай аерырга кирәк: шампиньоннарның эшләпәсе алсу төстә, ә сы-роежкаларның аякларында түгәрәк боҗралары юк.

Тирес гөмбәләре яңгыр-дан соң бик күп булып чыга. Аларны ферма янындагы тиресләрдә, көтүлекләрдә, тиресле бакчаларда очратырга мөмкин. Алар берничә сәгатьтә үсеп чыгалар һәм шулай тиз юкка да чыгалар. Алар кара төстә булалар. Шуңа күрәдер ахыры, аны бездә ашамыйлар, җыймыйлар. Шулай ук тирестә төрле начар матдәләр, ашлама калдык-лары да булырга мөмкин. Ащамасаң яхшырак булыр. Ә чит илләрдә аны кулланалар.

Опяталар – күксел-сары төстәге гөмбәләр. Баллы гөмбәләр дип аталалар. Аяклары бик озын түгел, ә астан боҗрасыман түгәрәкләре бар. Аны тозлап та,
киптереп тә, кыздырып та ашап була. Ул иң тәмле гөмбәләрдән санала. Агачларда үскән опяталар куркыныч, аларны ашамаска кирәк. Алар үскән чагында агачның кәүсәсен җимерәләр, бу вакытта агулаучы матдә бүленеп чыга. Кызыгы шул, агачның би-решәсе килми, ул сумала бүлеп чыгарып, гөмбәнең үсешен капламакчы була, ләкин күпчелек очракта гөмбә җиңә.

Гөмбәләр дөньясы бай һәм төрле-төрле. Кеше гөмбәләр белән урманда гына очрашмый. Ипи кисәге күгәрдеме – бу гөмбә. Дымлы бүлмәдә стенага  яшел әйберләр үсеп чыктымы – бу да гөмбә, алма бозылдымы бу да гөмбә эше.   Иске кәгазьләрдә дә гөм-бәчекләр яши икән. Анда яшәүче гөмбәчекләр ке-шене җиңелчә генә саташтыра, аңны үзгәртә, кәефне күтәрә, иҗади активлыкны арттыра икән. Менә шуңа күрә дә безгә күптәнге китаплар яңаларына караганда кызыграк тоела икән.

Агачлар белән гөмбәләр ничек  бәйләнә? Гөмбәлек җепләре агач тамырлары
белән үрелеп бара һәм үсемлеккә туфрактан су
һәм тозларны суырырга
ярдәм итә. Гөмбә үзе үсем-лектән аның организмында яктыда барлыкка килгән туклыклы матдәләрне ала. Шулай итеп, агачлар һәм гөмбәләр бер
- берсенә булышып яши.

 

Гөмбәле-токмачлы аш

Гөмбәдән шулпа әзерлиләр, гөмбәсе пешкәч, шулпадан алып суыталар. Шулпаны сөзеп, яңадан кайнаталар. Кайнап торган шулпага кишер турап, аз гына майда кыздырып, суган салалар.

Гөмбә суынгач, токмачлап турыйлар да табада кыздырып алалар, кайнап торган шулпага кушып, тоз, борыч сибеп, 10–15 минут кайнаткач, өйдә басып кискән токмач салалар һәм пешереп җиткерәләр. Токмач өскә кү-
тәрелгәч, аш әзер була.

Гөмбә шулпасы белән ит шулпасын бермә-бер кушып та аш пешерергә мөмкин.

Кирәк булачак: 15–20 грамм кипкән гөмбә, 20грамм башлы суган, 20
грамм кишер, 10 грамм май, 40–50 грамм токмач, тоз, борыч.

Гөмбә тозлау рецепты

 

Тозлык: 2 кг гөмбәгә 1 литр су Һәр банкага 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы өеп тоз, 1 аш кашыгы 70 процентлы аш серкәсе, 3-4 дәфнә яфрагы, 5-7 түгәрәк борыч, 2-3 канәфер, 2-3 тырнак сарымсак Майлы гөмбәне яхшылап чистартабыз да салкын су астында юабыз. Өстенә су агызып, утка куябыз. Кайнап чыккач, ун минут пешерәбез. Суын түгеп, тагын пешерәбез. Моны өч тапкыр кабатлыйбыз. Гөмбәләрне стерильләштерелгән банкаларга тутырып, өстенә тозлык агызабыз.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса