Гади генә ярма дисәң...
Күпләр карабодай боткасын гадәти ризык дип саный. Әмма алай түгел икән. Карабодай күп авырулардан дәва да булып тора.
Азканлылык күзәтелгәндә, коры ярманы кыздырып, каһвәтарттыргычта тарттырыгыз. Карабодай онын көнгә 4-5 тапкыр 2шәр аш кашыгы кабул итегез. Артыннан кайнаган су яки кайнаган сөт эчәргә мөмкин.
Зоб булганда, бераз карабодай онын алып, аңа шул ук күләмдә вакланган әстерхан чикләвеге һәм карабодай балы кушыгыз. Яхшылап болгаткач, көн дәвамында 3 тапкыр 1әр аш кашыгы кабул итегез.
Калкансыман биз авырулары вакытында 1әр стакан карабодай, әстерхән чикләвеге алып, 1 стакан бал өстәп, яхшылап богатыгыз. Атнага 1 тапкыр әлеге катнашманы гына ашагыз.
Тире авырулары, чуан, эренле шешләр булганда, карабодай ярмасын табада кыздырыгыз, суыткач, он итеп тарттырыгыз. Ботка хәленә килгәнче, аш серкәсе кушыгыз. Авырткан урыннарга катнашма белән бәйлевеч куегыз, бәйләвечне еш алмаштырыгыз.
Шикәр авыруы күзәтелгәндә, иртәнге аш вакытында һәм кичке ашка ярты сәгать кала, түбәндәге катнашманы кабул итегез: кичен карабодай онына 5:1 нисбәтендә вакланган әстерхан чикләвеге кушыгыз. Ярты балкашык катнашмага 50- 60 миллитр әчегән сөт салып, төнгелеккә калдырыгыз. Иртән аңа алма турап ашагыз. Кич белән ашар әчен, яңа катнашма әзерләгез.
Һәр оргнизмның үзенчәлекле булуын истә тотып, башта табиб белән киңәшү кирәк.
Миләүшә Хәсәншина әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа