Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүмат

Эх, җиләкле җәйләрнең...

Күптән көтеп алынган чор – тәмледән-тәмле табигать нигъмәте - җиләкләр өлгергән вакыт җитте. Һәркем аларны ашап кына калмыйча, кышка да авыз итәрлек әзерләп куярга тырыша. Чөнки алар тәмле генә түгел, файдалы да булуын гомер-гомергә белгәннәр

КАЕН ҖИЛӘГЕ

Үзенең табигый составы буенча каен җиләге иң кирәкле витаминнарга бай. Аңарда күп микдарда С, Е, Р (биофлавоноидлар), РР, В1, һәм В2, фолий һәм пантотен кислоталары бар. Болардан тыш каен җиләге калий, тимер, марганец, цинк, бакыр, шулай ук, пектинлы матдәләр һәм органик кислоталарга да бай. Әлеге җиләк салынган чәй – йокысызлыктан менә дигән чара. Каен җиләкле рацион – тиз арада 3-4 кг артык авырлыктан котылу мөмкинлеге.

Бу җиләкне һәм яфракларын медицина өлкәсендә борынгы заманнардан бирле кулланалар. Ул вакытлардагы халык табиблары үзләренең пациентларын аның төнәтмәсе белән дәвалаганнар, кеше буыннарын “күгәрүдән” саклап, аның май булып ятуын белгәннәр. Чөнки әлеге культура җиләге буыннарда сидек кислотасы һәм тозы утыруга юл куймый, организмда агулы матдәләр барлыкка килүгә, анемиягә, атеросклерозга, гипертониягә, неврастениягә каршы көрәшә. Күзнең челтәр катламының һәм оптик нервларның таркалуыннан саклый. Каен җиләге йөрәк мускулы эшчәнлеген нормальләштерә һәм организмдагы “начар” холестерин күләмен киметә.

Кызганычка, табигатьтә кеше өчен файдалы гына булган бернәрсә дә юк. Нинди дә булса продуктны, тулы сәламәтлеккә өметләнеп, чамасыз ашарга ярамый. Каен җиләгенең дә зыяны бар.

Каен җиләген бөтенләй кабул итә алмаучылар (непереносимость), шикәр диабетлылар (бу очракта бигрәк тә актуаль, чөнки әлеге җиләктә шикәр бик күп), аллергиялеләргә (бик көчле аллерген булып исәпләнә) аны ашаудан тыелырга тиеш.

Кайнатма

1 кг каен җиләгенә 1,2 кг шикәр комы кирәк булачак.

Җиләкне чистартып савытка салырга һәм шикәр комының яртысын кушып 5-6 сәгатькә салкын урынга куеп торырга. Согы бүленеп чыга һәм аны аерым савытка агызып алып, калган шикәр комы белән кушарга, бераз кайнатырга. Кайнап торган сиропка җиләкләрне салып, әзер булганчы 15 минут кайнатырга. Күбеген вакытында җыеп алырга онытмагыз, су кушарга кирәкми.

Фото:https://pixabay.com/ru/

http://yashel-uzan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса