Диетолог көнгә күпме җиләк ашарга яравы турында сөйләде
Җиләк сезоны әле башланды гына: алда безне кура җиләк, төче чия, карлыган, күк җиләк көтә - бу витаминнар безгә кыш буена запаска кирәк
Әмма мондый файдалы продукт белән дә организмга зыян китерергә мөмкин. Теләсә нинди җиләк-ул антиоксидантлар, витаминнар, азык җепселләре. Клетчатка артык холестерин чыгарырга, ә органик кислоталар эчәклек микрофлорасын торгызырга ярдәм итә.
- Җиләкләр ярмалар, сыр, салат белән менә дигән яраша. Җиләк-җимешләрегезне сыр һәм чикләвек кисәкләре белән бизәп карагыз әле: бу бик файдалы гына түгел, гаять тәмле дә, гадәти дә, - дип киңәш итә психолог-диетолог Анна Ивашкевич.
Витаминнар һәм минераллар эчтәлеге буенча чемпионнар булып гөлҗимеш, кара карлыган, җир җиләге, кизил, крыжовник, чия, кура җиләге һәм нарат җиләге тора. Әмма хәтта аларны да чамасыз кулланырга ярамый. Көнгә күп дигәндә 2 стакан җиләк яки 400 грамм ашарга була, югыйсә аллергия һәм диарея булу куркынычы бар. Гастриттан җәфа чигүчеләргә бик сак булырга кирәк: бигрәк тә җиләкләрнең ачы сортлары һәм төче чия аеруча куркыныч, ул клетчатка һәм пектин белән бай, алар эч күптерү (вздутие) китереп чыгарырга мөмкин.
Источник: "Российская газета"
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа