Декабрь - кыш ае
Декабрь – кыш фасылының беренче, ә елның соңгы – уникенче ае. Борынгы Рим календаренда ул унынчы ай булган. Латинча “децембер” сүзе нәкъ менә шушы мәгънәне белдерә. Календарьга реформалар кертелү нәтиҗәсендә, тора-бара декабрь елның уникенче ае булып йөри башлаган, шулай да әүвәлге исемен саклап калган.
Декабрь аенда суыклар үзен ныклап сиздерә башлый. Һава нык салкыная. “Гармунсыз биетә торган”, “төкерек җиргә төшмәслек” суыклар декабрь өлешенә дә байтак туры килә.
Элекке вакытларда халык синоптиклары кыш айларындагы һава торышын аеруча кызыксыну белән күзәтеп барган. Бу аңлашыла да. “Кышкы көннәр җәйне әйтер, җәйге көннәр җайны әйтер”, – диләр.
31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә халкыбызның яраткан бәйрәме – Яңа ел билгеләп үтелә. Еллар алмашынуны бәйрәм итү традициясе борынгы Месопотамиядән килгән, ягъни 8 мең елга якын кешеләр бу үзенчәлекле көнне Өмет һәм якты киләчәк символы дип саный.
Фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа