Дару үләннәре: белеп җый, белеп файдалан!
Җәй – җиләк-җимеш кенә түгел, дару үләннәре дә җыя торган чор. Алар күп төрле. Вакытында һәм белеп җыйсаң, дару үләннәре кыйммәтле химик дару препаратларына конкуренция булырлык.
Дару үләннәренең, ел вакытына карап, я тамырын, я яфрагын, чәчәген, я җимешләрен җыялар. Чөнки аның дәва көче төрле вакытта төрле җирендә була. Хәзер мәсәлән, үләннәрнең сабак өлешләре, чәчәкләре файдалы чор. Димәк, вакытыннан файдаланып, җыеп калырга кирәк. Бүген безнең якның болын-кырларында, урманнарында күпләп үскән, иң көчле дип саналган дару үләннәренең берничәсе турында сөйләп үтик.
Әлбәттә, һәр организмның үзенчәлекле булуын истә тотып куллану зарур, табиб белән киңәшергә киңәш ителә.
Сары мәтрүшкә (Зверобой)
Сары мәтрүшкә июль башында чәчәк ата. Безнең якларда ул болыннарда, урман буйларында күпләп үсә. Аның чәчәкләре белән бергә өске өлешен җыеп алып, коры, җиләс һәм күләгәле урында киптерәләр. Кипкән үлән файдалы үзлекләрен өч ел дәвамында саклый. Сары мәтрүшкәнең төнәтмәсен кулланалар. Үлән – 99 төрле чирдән дәва.
Әлеге дару үләненең русча исемен турыдан-туры татарчага тәрҗемә итсәк, хайванны егып сала (зверобой) дигәнне аңлата. Ул шулкадәр көчле, чынлап та хайваннар ашаса, күз бәбәкләре зураеп, башлары әйләнә, аңгыраялар икән. Ә кешеләр өчен – күпме чирдән шифа. Элеке заманда бу үлән караңгы көчләрдән дә саклый дип исәпләнгән. Кечкенә балаларны шуның төнәтмәсендә юындырганнар, матрасларына, мендәрләренә әлеге үләнне тутырганнар. Шулай иткәндә, алар уянмыйча, тыныч итеп йоклаган.
Әллә кояш төсендә сары чәчәк атканга, бу үләнне кышкы айларда – кояш җитмәгәндә куллану файдалырак. Аның төнәтмәсен салкын тигәндә, ОРВидән, төрле ялкынсыну булганда эчәләр, ул эчәктәге микробларны үтерә, йөрәк эшчәнлеген яхшырта, югары артериаль кан басымын төшерә, шикәр микъдәрен киметә, ашказаны, үт куыгы эшчәнлеген яхшырта. Үлән көчле антидепрессант санала – хроник арыганлык, менструация алды синдромы, даруга бәйлелектән, хәтта наркоманиядән арыну өчен дә ярдәме тия. Баш авырту, ревматизмны дәвалый. Косметикада еш кулланыла – майлы тирегә уңай йогнтысы бар, чәч төпләрен ныгыта, баш кавыгын бетерә. Ябыктыра. Үлән төнәтмәсен даими кулланырга киңәш ителми. Чөнки организмдагы артык сыеклыкны куалый, берочтан мөһим матдәләрне дә юып төшерергә, әгәр бу вакытта берәр дару эчсәгез, даруның тәэсир көчен киметергә мөмкин.
Әлфия ХАФИЗОВА әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа