Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүмат

Дару үләне: тубылгы (таволга, лабазник) - белеп җыегыз, белеп файдаланыгыз!

Безнең якларда күпләп үсә торган кырык төрле чирдән дәва булган тагын бер дару үләне – тубылгы.

Аны тагын “татар женьшены” дип тә йөртәләр. Вак-вак ак  яки чак кына алсурак төстәге чәчкәле әлеге үләннең исе ерактан ук аңкып тора. Ул дымлырак  җирләрдә, урман буйларында  үсә. Җыю вакыты – июль ае һәм август башы. Дәвалану өчен үләннең чәчәкләре җыела. Тамырлары да файдалы, әмма аларны иртә язда яки көзен казып алырга кирәк. Хзерге вакытта үләннең көче – чәчәкләрендә. Киптерү – коры, күләгә һәм җиләс җирдә. Кипкән үлән көчен 3 ел дәвамында саклый.

Тубылгы, беренче чиратта, организмның иммунитетын күтәрә, бигрәк тә инфекция авырулары котырган вакытта. Картаю процессын киметә, вирусларга каршы тора, токсиннарны, артык сыекчаларны, үтне куа. Онкологиягә каршы яхшы профилактика чарасы. Бавыр һәм бөерләр эшчәнлеген яхшырта, буыннар сызлау, ревматизм вакытында авыртуны баса, инсульттан соң авыруның хәлен җиңеләйтә. Тубылгы – яхшы антисептик, бактерияләрне үтерә, ютәлне йомшарта, аллергиядән ярдәм итә. Хатын-кызларга климакс вакытында эчәргә киңәш ителә. Молочница, цистит, эррозия, геморройдан булыша, кан тамырларын киңәйтә, йокыны яхшырта. Эчне йомшарту сыйфатына ия. Тубылгы, чынлап та, иң көчле дару үләннәренең берсе. Җиләккә барганда очраса – кырыеннан үтмәгез, хәзер нәкъ вакыты, җыеп алып кайтып , файдаланыгыз. Көчле булу сәбәпле аны, 12 яшькә кадәр булган балаларга куллану тыела яки әз-әзләп кенә бирергә кирәк.

Әлфия ХАФИЗОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса