Чифир эчү кайдан чыккан?
Каты чәй турында ике капма-каршы фикер яши: ирекләреннән мәхрүм ителүчеләр аны көч кертә, ашыйсы килүне баса дип санаса, табиблар чифирның сәламәтлеккә зыянлы икәнен, наркотикларга хас бәйлелек китереп чыгаруын раслый.
Тарихы
Әгәр дә совет язучыларының әсәрләре буенча фикер йөртсәң, чифир СССР төзелгәннән соң, 20 гасырның 20–30нчы елларында лагерь көнкүрешендә киң таралган. Урыс халкының кулинария тарихчысы Вильям Похлебкин язуынча, чифир атамасы Көнчыгыш себердәге чәй-чагир суррогатыннан алынган. Шулай ук себердә әчегән шәрабны “чихирь” дип атаганнар.
Чифир турында ГУЛАГ лагерьлары аша узган А. Солженицын һәм В. Шаламов
та язып калдырган. Төрмә-дә чифир эчүнең үз ка-гыйдәләре бар һәм ул караклар дөньясына керүне гәүдәләндерә.
Зыяны
Гипертонияне дәвалау өлкәсендә белгеч, доктор Н. Месник фикеренчә, чифирдагы кофеин изомеры йөрәк-кан тамырлары системасына зыян китерә. Чифир ашказаны согы секрециясен көчәйтеп, гастрит яки башка җәрәхәтләр китереп чыгарырга мөмкин. Моннан тыш чифир артериаль кан басымын арттыра. Аны күп эчү – гипертоникны кабергә кертергә дә мөмкин. Вильям Похлебкин, чифир составындагы алкалоидның нерв системасын какшатуын да ис-кәртә.
Сәламәт кеше юк
Чифир яратучыларны тикшергән Н. Месник фикеренчә, әлеге чәйне эчүчеләрдә психоэмоциональ киеренкелек туа. Тора-бара кеше чифирга, наркотикларга ияләшкән кебек ияләшә. Зонадан чыккан зек каты чәйне эчүен дәвам итә. Андый “гурманнарның” тешләре саргаеп беткән була. Н. Месник әйтүенчә, чифир яратучылар арасында сәламәт кеше юк диярлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа