Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүмат

Без белгән гади кыяр

Гади кыяр – кабаксыманнар гаиләсеннән бер еллык үләнсыман үсемлек.

Кыярны иң беренче тапкыр бакчада һиндстанлылар үстереп карый. Библиядә исә ул Мисыр яшелчәсе диелә. Кыяр борынгы грекларга һәм римлыларга да таныш була. Урта гасырларда Европада үстерелә башлый.

Ә менә Русиягә ул XV гасырда гына керә. Шул чордан башлап популярлашып та китә. Кая утыртсаң да тишелеп чыга торган әлеге яшелчә кабаклылар семьялыгына карый. Әмма ботаниклар фикеренчә, ул җимеш тә.

Кыяр иң аз калорияле яшелчә санала. 100 грамм кыяр йомшагында барысы 15 ккал. Аңарда май бөтенләй юк. Аның каравы сыеклыкка бай: ул 95-98 процент судан гына тора. Кыяр эчәклек эшчәнлеген көйли, организмнан начар холестеринны чыгара. Юан эчәклектә яман шеш авыруын булдырмый калырга да ярдәм итә. Түтәлдән яңа гына өзеп алынган кыяр калий чыганагы да булып тора. Калий кан басымын төшерә. Калийга һәм суга бай булуы аркасында, кыяр сидек кудыру үзлегенә дә ия. Кыяр белән туклану бөерләр эшчәнлеген яхшырта. Составындагы витаминнарга килгәндә, аңарда К витамины күп: 100 грамм кыярда – 17 мкг. К витамины сөяк тукымаларын ныгытуда, нерв системасы эшчәнлеген көйләүдә катнаша. Болардан тыш кыярда үникәл антиоксидантлар да бар: бета- һәм альфа-каротин, С витамины, зеаксантин һәм лютеин. Әлеге табигый кушылмалар организмны картаюдан һәм төрле авыруларны якынайта торган ирекле радикаллардан саклый.

Кыяр файдалы яшелчә дип әйтеп үттек, әмма аның тозлысында витаминнар һәм антиоксидантларның югалуын да истән чыгармагыз. Аны шулай ук кабыгыннан да чистартырга кирәкми. Кыяр кабыгында минераллар, клетчатка һәм фитохимик матдәләр бар.

 

 

 

Кетердәп тора торган (хрустящие) кыяр тозлау рецепты

3 литрлы банкага: - 1 кишер - 2 башлы суган - 1 баш сарымсак - берәр керән, кара карлыган, чия, дәфнә яфрагы, бер укроп, исле кара борыч, аш серкәсе алына. Стерильләштерелгән өч литрлы банка төбенә дүрткә бүленгән кишер һәм алда санап үтелгән тәмләткечләр салабыз. Алар өстенә кыяр тезәбез, кайнап чыккан су салып 15 минут тотабыз. Суын кәстрүлгә агызып, шул суга 5 бал кашыгы тоз, 10 бал кашыгы шикәр комы, 100 грамм аш серкәсе салабыз. Тәмләткечләр салынган суны кабат кайнатып чыгарып кыярлы банкаларга салып тимер капкач белән ябып куябыз.

 

Кишер сабагы белән тозлаган кыяр

Маринад өчен: - 7 аш кашыгы шикәр комы - 2 аш кашыгы тоз - 1 аш кашыгы уксус   Стерильләштерелгән 3 литрлы банканың төбен күмгәнче кишер сабагы салабыз.  Аннан баш-башлары киселгән кыярлар тутырабыз. Өстенә кайнап чыккан суны бушатабыз да 30 минут тотабыз. Яңадан шул суны кәстрүлгә маринад ясар өчен бушатабыз. Ә банкага кайнап чыккан чиста су салып 10 минут тотабыз да, аннары түгәбез.
 

 

Тиздән түтәлдән үзебез утырткан кыярларны өзеп ашар чак җитә. Ә бу - үз чиратында, организмны витаминнар белән баету белән беррәттән аны токсиннардан арындырырга һәм ябыгырга да мөмкинлек була дигән сүз. Кыярда нәрсә булсын, ул бары судан гына тора, ди кайберәүләр. Әмма бу алай түгел. Чыннан да, кыярның 90 проценты судан тора. Тик анда организм өчен кирәкле С, А, В группасы витаминнары, шулай ук кальций, калий, тимер һәм магний кебек минераллар бар. Кыярның калориясе бик аз һәм шуңа күрә диета тотарга теләүчеләр өчен бик кулай ризык. Әлбәттә, кыярлы диетада көне буе аны гына ашап торуны күздә тотылмый. Әлеге сусыл яшелчәне башка төр яшелчә-җимешләр белән катыштырып, фантазиягез кушканча, төрле салатлар ясап ашарга (иң мөһиме - көнлек рациондагы кыяр күләме 1,5 кг булсын!), ике йомырка яки майсыз эремчек кулланырга киңәш ителә. Составына әйтеп үтелгән әйберләр кергән ризыкларны көне буена биш тапкырга бүлеп ашау кирәк.
 

 

 

 

 

Кыяр салаты

Кыярны тозлап-маринадлап куйдык. Ә шулай да эресе күп әле... Түгеп әрәм итмәгез. Нәкъ шундыеннан кышкылыкка тәмле салат ясарга була. Ул пицца ясаганда да бик килешәчәк әле.
Салат ясау өчен 3 килограмм кыяр, 1 килограмм суган, 4-5 тырнак сарымсак, яшел укроп, 2 аш кашыгы тоз, ярты стакан шикәр комы, ярты стакан көнбагыш мае, ярты стакан аш серкәсе алына.

Кыярларны юып, ярым түгәрәк итеп турагыз. Өстенә яшел укроп турап салыгыз һәм барлык тәмләткечләрне кушып, яхшылап бутагыз. Хәзер өстен каплап, 2-3 сәгатькә алып куегыз. Аннары утка куеп, кайнап чыкканнан соң, 20 минут пешерергә һәм стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкач белән ябарга кирәк. Кайнар банкаларны бер тәүлек төреп тотыгыз.
Бу салат икенче ашлар янына да, пицца ясарга да шәп булачак..

 

 

Кыярдан хуш исле кетчуп

Ул бигрәк тә икенче ашлар янына салып ашарга бик тәмле.
Мондый кетчуп тәмле дә, хуш исле дә була. Кышны банканы ачып җибәрү белән өйгә аның хуш исе тарала. Ул бигрәк тә мантый, пилмән, карабодай ярмасы янына салып ашарга бик тәмле.
Кетчуп әзерләү өчен 2,5 килограмм кыяр, 150 грамм сарымсак, 1 аш кашыгы тоз, ярты стакан шикәр комы, 3 аш кашыгы аш серкәсе, 150 грамм үсемлек мае, укроп, петрушка (теләгән кешегә), кара һәм хуш исле түгәрәк борыч, төрле тәмләткечләр, иттарткычтан чыгарылган яисә блендерда вакланган 3 литр помидор измәсе кирәк булачак.
Тирән казанга помидор измәсен салып, 20 минут кайнатабыз, шуңа тоз, шикәр комы, үсемлек мае кушабыз. Алар кайнап чыгу белән кыргыч яки кухня комбайны аша чыгарылган кыярны салабыз. Кыярны озынчалап турарга да була.
Әлеге катнашманы 15 минут кайнатабыз. Шуннан яшел тәмләткечләр, борыч, вакланган сарымсак кушып, янә 5 минут чамасы кайнатабыз. Аш серкәсе кушып, яхшылап бутыйбыз һәм кайнап торган кетчупны әзер банкаларга тутырабыз.
Банкалар алдан стерильләштерелгән булырга тиеш. Аларны тимер капкач белән япкач, төреп куябыз. Суынганчы шулай торсын.

 

Кыярдан лечо

 

Кыш айларында икенче ашлар янына бик тәмле ризык булачак.
Лечо өчен 2,5 килограмм помидор, 1 килограмм татлы борыч, 200 грамм шикәр комы, 5 килограмм кыяр, бераз петрушка, базилик, бер баш сарымсак, 200 грамм 6 процентлы аш серкәсе, 200 грамм үсемлек мае, 3 аш кашыгы өеп тоз кирәк булачак.
Кыярдан башка яшелчәләрне иттарткыч, яки комбайн аша үткәрергә кирәк. Шуңа тәмләткечләрне кушып, 15 минут кайнатабыз.
Шул вакыт эчендә кыярны түгәрәкләп турыйбыз. Картайган кыярларның тышын чистартырга, эре төшләрен алырга кирәк. Кыярны катнашмага кушып, янә 10 минут кайнатабыз. Соңыннан вак итеп туралган сарымсакны һәм аш серкәсен салабыз. Чәй содасы белән яхшылап юып, стерильләштерелгән банкаларга кайнап торган лечоны тутырабыз һәм, капкачын ябып, җылы итеп төреп куябыз.

 

 

Бик тәмле, аз тозлы кыяр бу!

Төрле сәбәпләр аркасында тозлы, ачы "острый" ашый алмаучылар бу рецептны онытмагыз...

Салкын сулы - иң җиңеле Тәмле дә, җиңел дә, кетердәп тә тора. Стерильләштерелгән 3 литрлы банка төбенә керән, чия, кара карлыган, укроп, 5 тырнак сарымсак салына. 100әр грам тоз һәм шикәр комы (4 аш кашыгы шикәр комы, 10 бал кашыгы тоз) өстәгез. Банканы кыяр белән тутырып, коедан гына алган салкын су салыгыз да капрон капкач белән ябып, караңгы салкын урынга, идән астына куегыз. Кыярлар 3 айдан әзер була, язга кадәр тора.

Клара Усманова әзерләде
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса