Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүмат

Белегез һәм файдаланыгыз!

Яңа аяк киеме салынган һәр тартмада эчендә кечкенә генә кәгазь капчыклар ятуын һәркемнең күргәне бар. Әмма аларның ни өчен салынганын күпләр белмидер дә әле.

Капчыкларның эчендә үтә күренмәле шарчыклар бар, бу – кремний диоксиды, ул бик яхшы сорбент санала, киптерү өчен искиткеч яхшы чара булып санала. Башкача  аны силикагель дип тә атыйлар.

Җитештерүчеләр аларны артык дымлылыктан зыян күрмәсен һәм бозылмасын өчен яңа аяк киеме салынган тартмага сала. Шул ук вакытта матдә артык исләрне дә сеңдерә, шуңа күрә тартманы ачкан вакытта яңа ботинка яки туфли исен генә тоярга мөмкин.

 Силикательне тагын ничек кулланып була соң?

    - әгәр сөлгеләр тезелгән шкафка берничә капчык шундый капчыкларны куйсаң, артык дымнан сакланырга мөмкин;  

    - әгәр берничә пакетны авто салонына куйсаң, тәрәзәләрнең парлануы турында онытырга мөмкин;

  - телефон суга төшкән яки яңгыр астына эләккән очракта да кремний диоксидлы пакетлар ярдәм итәчәк. Башта телефонны киптерәсең, аннары капкачын ачып, аккумулятор белән сим картасын әлеге пакетлар куелган тартмага саласың, кибеп бетмәгән дымны силикатель үзенә сеңдереп бетерәчәк;   

    - 2-3 пакетны иске фотолар янына куйсаң, сурәтләрнең төсе уңмас;

  - шундый ук пакетларны тартмаларына салып куйсаң, кырынгыч һәм косметиканың яраклылык вакытын озайтырга мөмкин.  

   -   тоз һәм шикәр катып, таштай кисәккә әйләнмәсен өчен шкаф киштәсенә силикагель белән берничә пакет урнаштырыгыз;

  -   диңгез буена ял итәргә җыенсагыз, берничә кәгазь пакет силикагельне чемоданга салыгыз. Чөнки кием-салым нык дымлана,  әлеге нәни капчыклар сорбент булып хезмәт итәчәк;

  - аяк киеме эченә берничә пакет шул матдәне куйсаң, алар артык дымны үзләренә сеңдерәләр. Бу ысулны аяк киемен киптерү өчен башка ысуллар булмаганда куллану кулай.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса