Бал сигез бәладән коткарыр
Моның өчен аны көн саен...
Без үзебезнең сәламәтлекне ныгыту өчен барлык авырулардан да ярдәм итә торган “тылсымлы дару” эзлибез. Шул эзләгән даруны табигатьтән табарга мөмкин булуын уйлап та карамыйбыз.
Мәсәлән, гади генә балның сәламәтлек өчен файдалы булуына күпләр игътибар да итмидер. Тик моның өчен аны көн саен бер калак булса да кабарга кирәк.
Беренчедән, тән тиресе яхшыра. Бал организмны токсиннардан тазарта. Аның антибактериаль сыйфаты да тән тиресен чистартуга яхшы йогынты ясый. Күпләр балдан маска ясый, ул тынычландыра һәм битне чистарта.
Артык гәүдә авырлыгын “яндыра”. Гадәттә, артык килограммнары булган кешеләргә табиблар һәм экспертлар шикәрне күп ашамаска куша. Менә шунда бал ярдәмгә килә дә инде. Шикәрне бал белән алыштыру йөрәк-кан тамырлары авыруларын булырмау өчен дә файдалы.
Бал кандагы холестеринны киметергә дә сәләтле. Андагы витаминнарның һәм минералларның “начар” холестеринны организмнан чыгаруга ярдәме тия.
Бал яратучылар йөрәк авыруы белән сирәк чирли. Ир-егетләр арасында үткәргән тикшеренүләр балның кандагы антиоксидантларны күтәрүен, ә бу йөрәк өчен файдалы булуын күрсәткән.
Шулай ук, бал хәтерне һәм ашказан эшчәнлеген яхшырта, нервыларны тынычландыра.
Фото: pixabay.com
https://kiziltan.rbsmi.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа