Бакча җиләген дөрес итеп туңдырабыз! Хуш исле җиләкләрне ничек сакларга: катлаулы булмаган хәйләләр
Җиләкнең өлгергән мәле!
Җиләкне кышка туңдыру өчен күп көч кирәкми!
Кышын хуш исле һәм тәмле җиләк белән хозурланырсыз.
Хәзерлек:
- Җиләкләрне өлешләп юабыз һәм бераз суы саркысын, кипшенсен өчен кәгазь сөлгегә салабыз.
- Аннары койрыкчыкларын алабыз һәм җиләкләрне урталай кисәбез.
- Җиләкләрнең кискән өлешен өстә калдырып, савытка бер катламын салабыз, яхшылап шикәр сибәбез, икенче катлам җиләкләрнең кискән өлешен аска каратып тезәбез. Өстенә шулай ук шикәр сибәбез.
- Брикет формалаштыру өчен салынган савытны каплыйбыз һәм пакетны бәйлибез. Суыткычның туңдыргычына куябыз.
- 2 көннән соң җиләкләрне савыттан алабыз һәм аларны пакет белән генә туңдыргычка куябыз.
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа