Ананас турында: аның файдасы
Бромелиячәләр семьялыгыннан булган бу үсемлекнең культуралы төре берәү генә – чын ананас.
Ул Җир шарының барлык тропик өлешләрендә үстерелә. Дөнья продукциясенең 75 процентын диярлек Гавай утраулары бирә.
Ананас җимешенең йомшагында 11,69–15,23 процент төрле шикәр (күбрәк сахароза), 0,41 процентында азотлы матдәләр, 0,51–0,72 процентында кислоталар (нигездә, лимон кислотасы), С витамины, бромелин, калий һәм бакыр тозлары бар. Җимешне шул килеш ашыйлар яки консервлыйлар. Ананастан эчемлекләр, шәраб, пунш, ликер, варенье, джем, спирт әзерлиләр. Ананас согында ялкынсынуга һәм тозлар утыруга каршы торучы бромелин бар.
Согын ашказаны-эчәк, бавыр, йөрәк-кан тамырлары системасы, бөер һәм азканлылык авыруларыннан ашкайнатуны яхшырту өчен тәкъдим итәләр. Әмма ашказаны сыекчасының әчелеге күп булганда ашказаны авырулары һәм гастриттан куллануны чикләргә кирәк. Ананас согы – цингага каршы бик яхшы чара. Гомеопатиядә ананасны нерв системасының функциональ бозылуыннан саклану өчен тәкъдим итәләр, Һиндстанда ананас яфраклары согын суалчаннарга каршы файдаланалар.

Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа