4 февраль 2014 яңалыклары
-
Милек һәм җир палатасы җитәкчесе
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан Бөгелмә муниципаль районы Милек һәм җир палатасы җитәкчесе итеп Олег Борисович Сурменев расланган.
-
Яңа җитәкче
Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитетының Бөгелмә районара тикшерү бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Артур Рөстәм улы Шәйдуллов билгеләнгән.
-
Айлык нәтиҗәләр
30 гыйнвар көнне хакимият бинасының утырышлар залында йомгаклау киңәшмәсе булды. Аның эшенә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов җитәкчелек итте. Айлык киңәшмә эше яңа билгеләнгән җитәкчеләр белән таныштырудан башланды:"Сетевая компания" ААҖнең филиалы - Бөгелмә электр челтәре директоры итеп Альмир Гамир улы Латыйпов билгеләнгән . Әлеге вазифага ул 2013...
-
Бу тармакка җитди карау кирәк
"Бүгенге көндә сөт терлекчелеге авыл хуҗалыгының төп ышанычы һәм таянычы булып тора, - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 1 февральдә булып узган киңәшмәдә үзенең чыгышын шушы сүзләр белән башлады. - Нәкъ менә бу тармак быел уңышларга ирешергә ярдәм итәргә мөмкин". Әйе, сөт бүгенге көндә авыл хуҗалыгы предприятиеләре,...
-
Халык идарәсенә мисал
Атна ахырында Карабаш авыл җирлеге Советының 48 нче сессиясе үтте. Аның эшендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов, "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов катнашты, вәкаләтле җыенны телевидение һәм газета журналистлары күзәтте.