Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Бөгелмәле Мөнир Миңнегалиевны олы йөрәкле кеше буларак хәтерлиләр

Күп балалы әти. 2022 елның 22 сентябрендә гражданнарны мобилизацияләү буенча чакырылыш комиссиясе карары белән хәрби хезмәткә чакырылган.

2023 елның 15 октябрендә махсус хәрби операция барышында бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак була.

Мөнир Альберт улы 1980 елның 4 декабрендә Бөгелмәдә туган.

Ул 8нче мәктәпне, Бөгелмә кооператив техникумын, Казан авиатөзелеш институтын һәм Казан дәүләт техник университеты каршындагы хәрби кафедраны тәмамлаган. Өлкән авиатехник вазифасында ашыгыч хәрби хезмәт үтә. Күп балалы әти. 2022 елның 22 сентябрендә гражданнарны мобилизацияләү буенча чакырылыш комиссиясе карары белән хәрби хезмәткә чакырыла. 2023 елның 15 октябрендә махсус хәрби операция барышында бурычларны үтәгәндә батырларча һәлак була.

Махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен РФ Президенты Указы белән рота командиры, капитан Миңнегалиев Мөнир Альберт улы Суворов медале белән, хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Көнбатыш хәрби округы гаскәрләре командующиеның 2023 елның 12 октябрендәге боерыгы буенча шулай ук II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале белән, үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Хезмәттәшләре Миннигалиев Мөнир Альбертович улы сугышчыларны берләштергән, чын командир һәм сугышчан иптәш була алган грамоталы офицер булуын раслый.

Офицер гаиләсе
Мөнир Миңнегалиевның хатыны һәм өч баласы калган. Хатыны Юлия Александровна Мөнир Альберт улы белән 22 ел яшәгәннәрен, өлкән сыйныф укучылары булганда ук танышканнарын сөйләде. Юлияне Мөнирнең сөйкемле елмаюы һәм бик ягымлы күзләре әсир итә:

— Мондый күркәм ир турында хыялланырга гына мөмкин: кайгыртучан, игътибарлы, эшчән. Сюрпризлар оештырырга бик ярата иде — көтмәгәндә минем эшкә чәчәк бәйләме белән килер иде. Ул армиядән алдан кисәтмичә генә, чәчәкләр күтәреп килде. Кайда гына булсам да, миңа ничек яхшылык эшләргә икәнен һәрвакыт уйлап таба иде. Әти кеше буларак бик әйбәт, балалар белән аңа һәрвакыт кызыклы иде, ул аларны нәрсә белән мавыктырырга, нәрсә белән шөгыльләнергә икәнен белә һәм бик нык иркәли иде. Малайны кырысрак, чын ир итеп, ә кызларны йомшаграк тәрбияләде. Бервакыт мин аңа, хәтта балалардан көнләшәм, аларның шундый искиткеч яратучан әтиләре бар, дидем. Безнең балачакта әтиләр хис-кичерешләрен алай күрсәтмәделәр. Мөнир өчен балалар, гаилә беренче урында иде. Үзе турында ул беркайчан да уйламады. Һәрвакыт башкалар турында кайгыртты.

Юлия Миңнегалиева тормыш иптәшенә теләсә нинди ситуациядә дә өмет итә алуы турында сөйләде. Бервакыт аңа Казанга бер айлык эшкә укырга китәргә кирәк була. Ул вакытта гаиләдә ике бала була, алар балалар бакчасына йөриләр. Мөнир Альберт улы кыска гына итеп: «Булдырам», — дигән. Мөнирнең әнисе Мөнзилә Газизҗан кызы Юлиянең китүен белгәч борчыла. Улы аңа да: «Ярдәм кирәкми, булдыра алам», — дип җавап бирә. Шулай да, әнисе вакыты чыгу белән, оныклары янына бара. Өйдә тәртип хөкем сөрә, Мөнир кичке аш әзерләгән, хәтта коймак пешереп куйган була. Ай буе ул балаларын һәм өй эшләрен уңышлы башкара, барысына да гаҗәпләнәсе генә кала.

— Яңа елда эшләгәндә, — дип искә ала Юлия Александровна, — бәйрәмгә әзерләнү өчен өйгә тизрәк йөгерергә кирәк дип борчылмадым: әгәр Мөнир өйдә икән, барысы да эшләнә, кайтырга да, бәйрәм итәргә мөмкин. Ул үз вазифасы белән офицер — аның һәрвакытта да барысы да төгәл, пөхтә иде.
Мөнир Альберт улы балаларын бик ярата һәм киләчәктә оныклары өчен яхшы бабай, улы һәм кызы өчен яхшы әти булырмын дип хыяллана иде. Олы улыбыз Әмиргә хәзер 22 яшь, кызыбыз Алинәгә — 17, иң кечебез Амалиягә биш яшь. Алар әтиләрен иң ягымлы һәм кайгыртучан, үзгәрмәс елмаюлы итеп хәтерлиләр.

Әнинең догалары
Махсус хәрби операция зонасындагы сугышчылар Мөнир Миңнегалиевны куркусыз дип атыйлар. Әнисе исә һәрвакыт саграк булырга сорый. Улы елмаеп җавап бирә: «Борчылма, әни, синең догаларың мине саклый!». Минзилә Газизҗан кызы, чыннан да, улы исән-сау кайтсын дип бик күп дога кыла, мәчеткә йөри, хаҗ кыла.
Күп балалы гаиләдә Мөнир өлкән бала булган. Мөнзилә Газизҗан кызы улы белән тәрбияләүдә кыенлыклар булмавын искә төшерә, ул аларга әтисе белән, фермер хуҗалыгында да, энеләре белән дә һәрвакыт һәм һәрнәрсәдә ярдәм иткән:

— Эш күп булды, ул беркайчан да зарланмады, барысына да өйрәнде, барысын да эшли белде. Институтта укыган чагында өйгә иртәрәк кайту өчен имтиханнарны вакытыннан алда тапшыра иде. Аз сүзле кеше иде, беркайчан да үзенә ышанып тапшырылган серләрне сөйләмәде, артык гайбәт сөйләргә яратмады. Бик җитди, намуслы иде. Махсус хәрби операциядә булганда да, һәрвакыт аның барысы да яхшы дип әйтә иде. Кешеләр аны хезмәт сөючәнлеге, намуслылыгы өчен мактыйлар, Мөнирнең игелеклелеген һәм риясызлылыгын искә алалар. Ул үз гаиләсе өчен генә түгел, аны белгән һәркем өчен дә искиткеч иде.

Армиядә хезмәт иткән чагында ук бөгелмәлегә хәрби эш — аның бурычы кебек тоелган. Мобилизация турындагы повесткага Мөнир Альберт улы тыныч җавап бирә, гаиләсенә үзенең офицер булуын, бу аның бурычы икәнлеген аңлата. Ул вакытта ул «ТНГ-Групп» ҖЧҖендә партия башлыгы урынбасары вазифасында эшли.

— Мөнирнең хезмәттәшләре безгә андый командирлар бүтән булмаячагын әйттеләр. Ул аларны хуплады, саклады. Сугышчылар аның турында бернәрсәдән дә курыкмавын, батыр булуын әйтәләр иде. Үзе һәлак булган, ләкин яшь егетне коткарган, — дип уртаклашты Мөнзилә Газизҗан кызы.

Герой истәлегенә
2023 елда 8нче мәктәпне тәмамлаган Миңнегалиев Мөнир Альберт улына мемориаль такта ачтылар. Кайчандыр булачак рота командиры шөгыльләнгән «Факел» спорт мәктәбендә 2024 елның октябрендә Мөнир Миңнегалиев истәлегенә дзюдо буенча беренчелек узды. Чарада сугышчының әнисе, хатыны, абыйсы һәм кызлары, хезмәттәшләре булды. Ярышларда Татарстан һәм Башкортстанның төрле шәһәрләреннән 100дән артык яшь дзюдочы катнашты.
Мөнир Альберт улы яшьтән үк спорт белән шөгыльләнә: башта — дзюдо, аннары — футбол белән. Хатыны һәм балалары белән бергә бассейнга, шугалакка йөргән. Ир-ат үзен яхшы физик формада тоткан, көн саен салкын су һәм көч йөкләнешләре белән күнегүләр оештырган.
Мөнир Альберт улын укытучылары да яхшы сүзләр белән искә алалар.

Беренче укытучысы Венера Гаделшина аның акыллы, игелекле, сабыр, тәвәккәл, максатчан һәм аралашучан егет булуы турында сөйләде.

— Өлкәннәргә хөрмәт белән карый иде, тәрбияле һәм тыйнак булуы белән аерылып торды. Эш сөючән, эшендә пөхтә һәм төгәл булды. Сыйныфта ихтирам казанды, дуслыкның кадерен белде. Үз-үзен хөрмәт итү хисе бар иде, үз фикерен ачыктан-ачык һәм туп-туры әйтте, — дип билгеләде Венера Әлфред кызы.

Югары сыйныфларда Мөнирнең сыйныф җитәкчесе Ирина Юрьевна Веряскина тырыш укучы турында иң җылы истәлекләр сөйли:
— Мөнир вак-төяк нәрсәләрдән шатлык таба һәм бу шатлыкны тирә-юньдәгеләр белән уртаклаша белгән кеше иде. Аның елмаюы хәтта иң караңгы көнне дә яктыртыр, ул шулкадәр ихлас, җавап итеп елмаймыйча мөмкин түгел иде. Хәтта 30 ел узгач та, аның исемен телгә алу белән генә дә йөрәккә якты була һәм шатлык белән тула башлый. Без аны зур һәм игелекле йөрәкле кеше буларак истә калдырачакбыз.

ФОТО: гаилә альбомыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса