Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Бөгелмә хәрби хезмәткәре иң кыйммәтле бүләк турында сөйләде

Венер Батталов махсус хәрби операциядә 2022 елдан бирле катнаша. Сугышчы берничә күкрәк билгесенә лаек булган.

Охшаш үрнәк
Бөгелмәдә туып-үскән егет мәктәп эскәмиясеннән үз тормышын армия белән бәйләргә теләгән. Аның бу теләге очраклы гына барлыкка килмәгән, сугышчан рухы аңа ата-бабалары тарафыннан салынган.

— Бөек Ватан сугышы безнең гаиләне читләтеп узмады, — дип сөйли Венер Миңнемулла улы. Әни ягыннан бабам Берлинга кадәр барып җиткән. Аның сугышчан бүләкләре күп иде. Балачакта аларны карау һәм кайчандыр булса минем дә күкрәгемдә шундый күкрәк билгеләрен йөртергә лаеклы булачагымны күз алдына китерү миңа ошый иде. Әтиемнең туганы — хәрби очучы. Алар икесе дә минем өчен һәрвакыт батырлык һәм кыюлык, үз халкыма һәм Ватаныма тугрылык һәм мәхәббәт үрнәге булды.

Мәктәптән соң Венер Батталов Рязань һава-десант команда училищесын тәмамлый. Хезмәтен Псковта парашют-десант взводы командиры булып башлый. Аның җилкәләре артында — Чечняга контртеррористик операция барган вакытта ике командировка. Беренчесе — дүрт ай, икенчесе җиде ай дәвам итә. Икенче командировка вакытында Венер Батталовны разведка төркеме составында махсус биремне үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләклиләр.

— Ул чагында миңа да, подразделениемә дә дошман юлын барлау бурычы куелган иде, — дип искә ала офицер. Махсус операция вакытында сугыш бәрелешенә керештек: дошман юк ителде, шәхси состав арасында югалтулар булмады.

2003 елда Венер Батталов хәрби формасын гражданлык киеменә алыштыра. Бөгелмәгә кайта, геофизик компаниядә эшли. Россия десантчылар союзының район бүлекчәсе вәкиле яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү, хәрби хезмәткә чакырылуга кадәрге яшьләрне башлангыч хәрби әзерләү белән шөгыльләнгән.
Хәрби-учет белгечлеге булган бөгелмәлене махсус хәрби операция зонасына 2022 елның сентябрендә өлешчә мобилизация барышында чакырганнар.

— Мин моңа әзер идем. Ватанның миңа, минем ярдәмгә мохтаҗ булуын аңладым, — ди хәрби. — Минем бронь белән файдалану мөмкинлегем бар иде, әмма үз гражданлык һәм хәрби бурычымны үтәүдән качу — үсеп килүче буын өчен начар үрнәк . Мин ант бирдем, һәм бу — буш сүз түгел.

Казанда уку яхшы узды, мин үз күнекмәләремне югалтмаганмын. Хәрби хезмәт вакытында өйрәнгәннәренең барысын да исемә төшердем. Укудан соң махсус хәрби операция зонасына җибәрделәр, юнәлешләр — Сватово, Купянск, Кременная.

Безнең максат — җиңү

— «Тасма артына» эләккәч, без иптәшләр белән нәрсә белән очрашырга туры киләчәген белми идек. Махсус хәрби операция зонасында күнегергә туры килгән беренче нәрсә — тәүлек буе диярлек һавада дошманның квадрокоптерлары булуы. Вакытлар узу белән тәҗрибә дә, куркыныч ситуацияләрдә дөрес җавап бирә белү дә барлыкка килде, — дип билгели Венер Батталов.

Тәҗрибәле сугышчы яңа хәрбиләр белән үзенең белемнәрен уртаклаша.

— Безнең эштә батырлык һәм туплану, бик күп бурычларны тиз уйлау һәм дөрес карарлар кабул итү сәләте кирәк, — дип фикер йөртә гвардия капитаны. — Курку һәм шик-шөбһәләргә монда урын юк. Безнең җиңү максаты бар һәм аны төрле чаралар, юллар белән үтәргә кирәк!

Сабыр һәм бик җаваплы кеше, батальон командирының кораллану буенча урынбасары Венер Батталов үз кул астындагы кешеләр арасында абруй һәм өлкән командование тарафыннан хөрмәт ителә. Ул хезмәт итә торган бүлекчә күп тапкырлар куелган бурычларны уңышлы үтәгән.

— Командир үзенең көчсезлеген, йомшаклыгын күрсәтергә тиеш түгел. Ул үзе турында гына түгел, ә кул астындагы кешеләр турында да кайгыртырга тиеш. Алар өчен дә, техника өчен дә җаваплы. Ул бит кешеләрне үзе артыннан ияртә белергә һәм иптәшләренә үрнәк булырга тиеш.

Безнең полкта егетләр әйбәт: кыю, дус. Нигездә татарстанлылар —Бөгелмә, Казан һәм республиканың башка шәһәрләреннән. Безнең арада хөрмәт һәм ышаныч бар. Һәркем теләсә кайсы ситуациядә сугышчан иптәшенең ярдәменә һәм терәгенә исәп тота ала, — дип сөйли ир-ат.

Күптән түгел Венер Батталов отпускта булган, хәзер сугышчы яңадан алгы сызыкка әйләнеп кайткан. Туганнары ир-ат өчен борчылса да, аның белән бик горурланалар.

Безнең геройның хатыны Наилә Батталова махсус хәрби операция башыннан ук кул кушырып утырмый. Волонтерлар белән берлектә гуманитар ярдәм җыю оештыра, башка хәрбиләрнең хатыннарына борчылулары белән җиңәргә булыша.

Хәзер Наиля Батталова — «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалының социаль координаторы. Ул һәм аның хезмәттәшләре махсус хәрби операция уздыру зонасыннан кайткан хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итәләр. Һәр мәсьәләне хәл итүгә, һәр мөрәҗәгатькә алар максималь игътибар һәм җаваплылык белән карыйлар.

— Без фондка мөрәҗәгать иткән барлык хәрбиләргә, шулай ук махсус хәрби операция зонасында һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтәбез, алар турында кайгыртабыз. Социаль ярдәмнең барлык чаралары һәм тиешле түләүләр буенча консультация биреп ярдәм күрсәтәбез, — ди Наилә Мансур кызы.
Венер Батталовның күкрәгендә берничә бүләк. Батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен гвардия капитаны «Хәрби батырлык өчен» һәм «МХО катнашучысы» медальләре белән бүләкләнгән. Тагын бер бүләге — «Сугышчан батырлык өчен». Авыр ситуациядә, аның сугышчылары дошман артиллериясенең көчле уты астына эләккәч, командирга салкын канлылык күрсәтергә, хәрби училищеда алган бөтен күнекмәләрен кулланып, үз солдатларын минималь югалтулар белән ут астыннан чыгарырга туры килде. Дошман сугышчыларын куып чыгардылар, рубежны алдылар, тагын берничә Украина хәрби хезмәткәрен әсирлеккә төшерделәр.

— Медальләр мөһим түгел. Чираттагы биремгә барганда — уйда бүләкләр алу түгел. Иң мөһиме — әниләребез, әтиләребез, хатыннарыбыз һәм балаларыбыз өчен тыныч күк йөзе, сугышчан иптәшләреңнең гомерләрен саклап калу, — дип саный офицер Венер Батталов. — Бу бүләкләр — минем генә түгел, хезмәттәге көрәштәшләремнең дә казанышы. Без бергәләп эш итәбез һәм безнең һәрберебез Җиңү эшенә үз өлешен кертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса