Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Курчаклы уйнап – телне өйрәнү

Уен аша телне өйрәнү, аңа карата кызыксыну уяту. Шундый максатлар белән эшләп килә 6 нчы мәктәптә курчак театры. Бер сыйныфның игътибарын җәлеп итү өчен башланып киткән эш хәзер киң колач җәеп җибәргән. Һәм бүгенге көндә инде ул биредә балалар теләп, яратып йөри торган түгәрәккә әверелгән. Мәктәпләрдә татар телен укытуны кыскартуны...

Уен аша телне өйрәнү, аңа карата кызыксыну уяту. Шундый максатлар белән эшләп килә 6 нчы мәктәптә курчак театры. Бер сыйныфның игътибарын җәлеп итү өчен башланып киткән эш хәзер киң колач җәеп җибәргән. Һәм бүгенге көндә инде ул биредә балалар теләп, яратып йөри торган түгәрәккә әверелгән.

Мәктәпләрдә татар телен укытуны кыскартуны 6 нчы мәктәп укытучылары да, укучылары да канәгатьсезлек белән каршы алган. Шуңа да карамастан, алар бу үзгәрешләргә уңай төсмер өстәп җибәргән. Татар теле укытучылары телгә карата кызыксыну уятуны үз өсләренә алганнар.

  • Өч ел элек 5 нче сыйныф укучыларын миңа укытырга бирделәр. Аларның игътибарын җәлеп итәр өчен курчак театры оештырып карарга булдым, - дип сөйли 6 нчы мәктәпнең татар теле укытучысы Румия Хафизова. - Бу хакта укучыларның ата-аналарына җиткердем, алар бу фикеремне хуплады. Озак та үтмәде, ширма ясап китерделәр, курчаклар табып бирделәр. Ул сыйныф укучылары белән без республикакүләм бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар да яуладык. Бөгелмәнең балалар бакчаларына, тернәкләндерү үзәкләренә гастрольләргә йөрдек. Хәзер инде алар 7 нче сыйныф укучылары, зур үстеләр, буйлары ширманы узып китте. Быел уку башында, килеп туган мәсьәләләргә ачыклык кергәнче, туктап тордык. Инде декабрь аеннан яңа ике төркем булдырып, эшебезне янә башлап җибәрдек. 4 нче сыйныф укучылары - "Тылсымчылар"(җитәкчесе Эльвира Ситдыйкова), 6 нчы сыйныф укучылары коллективы"Шатлык" дип атала (җитәкчесе мин үзем).

6 нчы мәктәп курчак театрының репертуары күбесенчә Г. Тукай, А. Алиш әсәрләреннән тора. Алар кыска, аңлаешлы һәм балалар ярата торган. Бер-берсенең сүзләрен һәркайсы яттан белә. Шуңа күрә, театр куярга барасы көнне берәр артист бала килми калса, икенчесе аны бик җиңел алыштыра икән.

  • Безнең курчак театрында татар балалары гына түгел, ә рус милләтеннән булганнар да бик теләп катнаша, - ди Румия Хафизова.

Балалар курчак театры татар теленә, мәдәниятенә, әдәбиятына карата ихтирам, мәхәббәт уяту чарасы буларак, бик уңышлы чара булып тора. 6 нчы мәктәп директоры Вячеслав Парфенов та бу юнәлешне хуплый:

  • Курчак театры безнең мәктәптә популярлык казанды. Анда бик теләп рус, татар милләте балалары бик теләп катнаша. Берничә ел элек әти-әниләр алдында спектакль куйган иде курчак театрыбыз. Анда күбесенчә рус балалары катнашты, ләкин аларның татарча матур, дөрес итеп сөйләүләре ата-аналарны таң калдырды. Соңыннан алар үз кичерешләрен: "Рус балалары татарлардан да остарак сөйли," - дип җиткерделәр. Бу юнәлештә алып барылган эшләр зур нәтиҗә бирә. Балалар бит алар уйнарга ярата. Шуны дөрес якка борып җибәрү кирәк, - ди Вячеслав Парфенов.

Ул тел мәсьәләсенә кагылган үзгәрешләргә карата да үз фикерен белдереп үтте:

  • Безнең мәктәптә рус, инглиз, татар телләрен укытуга зур игътибар бирелә. Аларның барысын да без уңышлы гына балаларга җиткерәбез. Нәтиҗәләре республика күләмендә генә түгел, Россия күләмендә дә күренә. 11 нче сыйныф укучыларыбыз рус теле фәненнән БДИ тапшыруда елдан-ел иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, 9 нчы сыйныф укучыларыбыз татар теленнән тестларны бары яхшы билгеләренә генә тапшыра. Татар телен өйрәнү безнең укучыларыбызга бер дә комачау итми иде, ә аның бары файдасы гына тиде. Авырлыклар, киртәләр теориясе бар бит, кеше никадәр күп киртәләр аша уза аңа шулкадар киң мөмкинлекләр ачыла. Моны саклап калырга кирәк иде. 6 нчы мәктәп - дөньякүләм чемпионнарны тәрбияләп чыгарган белем йорты. Шуларның берсе Бөгелмә горурлыгы Алексей Красников. Ул - 2015 елда Дөньякүләм физика фәне олимпиадасында алтын медаль алган укучы. Аңа югары үргә менәргә татар телен өйрәнү бер дә начар йогынты ясамады. Безнең мәктәптә укыган вакытта Алексей рус, инглиз, татар теле фәннәрен бик яхшы белә иде. Дәресләр саны кыскартылуга карамастан, мәктәбебездә татар теленә карата булган ихтирамлы карашны саклап калырга тырышачакбыз.

"Сезгә ошыймы курчак театрында уйнау?" дигән сорауга балалар бертавыштан "әйе" дип җавап кайтарды. Сәләтләрен курчак театрында чарлаган укучылар тиздән үзләре Г. Камалның "Беренче театр" спектаклен сәхнәләштерү өстендә эш алып бара. 6 нчы мәктәп артистларына һәм аларның укытучы-остазларына яңа башлангычларында уңышлар теләп калабыз.

 

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Автор һәм Эльвира Ситдыйкова фотолары.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса