Хезмәткәрләр иминлеге сагында
Ләйсән ВИЛДАНОВА. Оешмада хезмәткәрләрнең сәламәтлеген күзәтеп тору өчен төзелгән медицина хезмәте - предприятиенең уңышлы эшләвенең мөһим бер шарты. Моңардан тыш, куркыныч, зарарлы факторлар һәм шулай ук физик көчкә бәйле җитештерүчәнлектә хезмәткәрләргә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтергә кирәкле хәлләр дә килеп туарга мөмкин бит. 1997 елга кадәр "Татнефтегеофизика"ның сәламәтлек пункты булмый, авыру...
Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Оешмада хезмәткәрләрнең сәламәтлеген күзәтеп тору өчен төзелгән медицина хезмәте - предприятиенең уңышлы эшләвенең мөһим бер шарты. Моңардан тыш, куркыныч, зарарлы факторлар һәм шулай ук физик көчкә бәйле җитештерүчәнлектә хезмәткәрләргә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтергә кирәкле хәлләр дә килеп туарга мөмкин бит.
1997 елга кадәр "Татнефтегеофизика"ның сәламәтлек пункты булмый, авыру хезмәткәрләрне үзәк поликлини-каның цех медицина хезмәте кабул итә. 1997 елда ул аерылып чыгып, "Татнефтегеофизика"ның фельдшер сәламәтлек пункты дип атала башлый. 2007 елда "ТНГ-Групп" бүлекчәсе итеп үзгәртелә һәм табиблык статусын ала. Ул җәмгыятьнең бер бүлекчәсе булып санала һәм хезмәткәрләргә Ворошилов урамы, 21 нче йорт, Никитин урамы, 12 нче йортларында медицина ярдәме күрсәтә. Сәламәтлек пункты коллективының дәвалау-профилактика эше авыруларны алдан ачыклау һәм хезмәткәрләрне, пенсионерларны сәламәтләндерүдән гыйбарәт. Бүгенге көндә аны тәҗрибәле табибә - Әлфия Исхак кызы Гобәева (рәсемдә) җитәкли. Аның кул астында
10 хезмәткәр: 2 табиб, 7 шәфкать туташы һәм кече шәфкать туташы эшли. Барлык хезмәтәрләр дә категорияләр һәм сертификатларга ия, алар биш елга бер тапкыр җәмгыять исәбенә квалификация күтәрү курсларында әзерлек үтәләр.
Сәламәтлек пунктында көн саен терапевт, теш табибы кабул итә, процедуралар, физиотерапия, дәвалау массажы кабинетлары эшли, эшкә сәләтсезлек кәгазе (больничный) бирелә. Ә иң мөһиме, болар барысы да хезмәт урынында башкарыла яки хезмәткәрләр ярдәмне предприятие мәйданыннан чыкмыйча, кулай шартларда алалар. Хастаханәдә көннәр буе чират көтеп утырасы юк. Үткән 2010 елда сәламәтлек пункты хезмәткәрләре тарафыннан 11483 авыру кабул ителгән, шул исәптән терапевт - 2586, теш табибы - 2785 һәм урта медицина персоналы тарафыннан - 6112 кеше. Биредә эшләүче коллектив та тотрыклы, кадрлар алышыну күренеше күзәтелми. Мәсәлән, теш табибы Нурислам Нургатин предприятие хезмәткәрләренә 1982 елдан бирле хезмәт күрсәтә. Аның хәләл җефете Розалия Нургатина - шулай ук геофизик-лар җәмгыяте хезмәткәре. Олы кызлары Гөлназ да, әти-әнисе сукмагыннан китеп, хезмәт юлын геофизика өлкәсенә багышларга тели. Хыялын тормышка ашыру өчен ул КФУның геология факультетында укый.
Моңардан тыш, сәламәтлек үзәклә-рендә профилактик эшкә зур игътибар бирелә. Хезмәтләре транспорт белән бәйләнгән эшчеләр рейс алдыннан тикшерү үтәләр. Ә 2010 елдан аерым һөнәр ияләрен табиб-нарколог тикшерә. "ТНГ-Групп" җәмгыяте хезмәткәрләренә Татарстан, Россия шифаханәләренә, профилакторийларына һәм Кара диңгез буендагы "Ромашка" пансионатына юлламалар бирелә. Шулай итеп, ел саен 700дән артык кеше сәламәтлеген
ныгыта.
"Сәламәтлек пунктларында җиһазларны һәрдаим яңартып торабыз. Безнең хезмәт шартлары да бик уңай, биналарга ремонт ясалды. Барлык эшләр дә,
"ТНГ-Групп" җәмгыяте җитәкчелеге тарафыннан зур ярдәм һәм аңлау булу сә-бәпле, тормышка ашырыла. Оешмабызга бик рәхмәтлебез, аларның ярдәменнән башка без, билгеле инде, мондый зур күләмдәге эшләрне башкарып чыга алмас идек", - ди Әлфия Исхаковна.
Сәламәтлек пункты пациентлары медицина персоналы эшеннән һәм, гомумән, эш урынында оештырылган медицина ярдәменнән бик канәгать. "Берәр җирем борчый башласа, шунда ук үзебезнең сәламәтлек үзәгенә йөгереп киләм һәм дәва алам. Бүген менә тешемне алдырырга килгән идем, Нурислам Нуриманович, төбе генә калуга карамастан, аны үстерде. Биредә табиблар да, шәфкать туташлары да бик итагатьлеләр. Барысына да зур рәхмәт", - ди җәмгыятьнең "Универсал" бүлекчәсе буяучысы Миңнегөл Юнысова. Шулай ук сәламәтлек пунктының медицина персоналы да үз эшләреннән бик канәгать. "Хезмәт шартларыбыз яхшы, ә пациентларыбыз - "ТНГ-Групп" җәмгыяте хезмәткәрләре барысы да бик игелекле, мөлаемнар. Мондый кешеләр белән эшләү - үзе җан рәхәте", - ди, уй-фикерләре белән уртаклашып, гомуми профиль шәфкать туташы Луиза Бикмуллина.
Күргәннәргә йомгак ясап, шуны әйтәсе килә, сәламәтлек пункты эшчеләре җәмгыять хезмәткәрләренең һәм пенсионерларның саулыгын саклау буенча зур эш алып баралар һәм киләчәктә дә предприятие җитәкчелеге ярдәме белән геофизиклар сәламәт булсын өчен барысын да эшләргә әзерләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа