Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Бөгелмәлеләр – “Сөйкемле Шүрәле” җиңүчеләре

Арча муниципаль районының “Кырлай” әдәби-мемориал комплексында “Сөйкемле Шүрәле” – “Обаятельный Шурале” IX Халыкара иҗади эшләр бәйгесе күргәзмәсен ачу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте.

Бәйгедә Татарстан, Башкортстан Республикалары, Мәскәү, Ульяновск, Волжск шәһәрләре, Волгоград өлкәләре вәкилләре катнашты. Быел республика оештыру комитетына 340 гариза килгән.

Чарада Бөгелмә районының “Үзәкләштерелгән район клублар системасы” мәдәният учреждениеләре дә катнашты. Җиңүчеләр арасында Кәсепчеләр йортыннан – Ярослав Бакимов, Булат Афандеев, Элина Мәзгутова; Акбаш күпфункцияле үзәгеннән – Юлия Королева, Андрей Трифонов; Вязовка авыл мәдәният йортыннан – Анастасия Казакова; Кече Бөгелмә авыл мәдәният йортыннан Дарья Соловьевалар бар.

Бәйге Дипломантлары исеме Соколка, Зеленая Роща, Прогресс, Наратлы авыл мәдәният йортлары, Акбаш күпфункцияле үзәге, Ефановка авыл клубы һәм Кәсепчеләр йортының декоратив-гамәли иҗат клубы оешмалары катнашучыларына бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса