Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнекеләр

Бөгелмә спортчылары – югарыда

Бөгелмәнең “Факел” спорт комплексында дзюдо буенча ачык республика турниры үтте.

28 апрель көнне Бөгелмәнең “Факел” спорт комплексында егетләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча Татарстанның Атказанган физик культура хезмәткәре А. Шипилов истәлегенә багышланган ачык республика турниры үтте.

Спорт чарасында Татарстан һәм Башкортстаннан килгән 10нан артык команда катнашты. “Факел” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр – Павел Кислинский, Тимур Гарәфиев, Никита Кадысев, Богдан Искуржин, Мария Запольских, Ирина Бәйрәмбаева, София Шаламовалар үз авырлык категорияләрендә беренче урыннарга лаек булдылар. Аларны Индүс һәм Илдар Фәттахов тәрбияли.

“Юность” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Әмир Мостафин һәм Михаил Усачев шулай ук пьедесталның югары баскычына күтәрелделәр. Спортчыларны Рафаэль Хәсәнов һәм Петр Усачев өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса