Бөгелмә чибәрләре – Татарстан гүзәлләре
19 яшьлек Бөгелмә кызы, Казан вузларының берсендә инженер-эколог белгечлегенә укучы студентка Земфира Шәрәфиева "Краса России" Гомумроссия җәмәгатьчелек хәрәкәте һәм "Персона" модель агентлыгы тарафыннан оештырылган республика конкурсында "Краса Татарстана-2012" титулын алды.
Марина КОЛЕСНИКОВА,
җирле хакимиятнең матбугат хезмәте җитәкчесе.
Автор фотосы.
19 апрельдә башкаланың "Эрмитаж" клубында узган финал ярышларында җәмгысе 21 чибәр катнашкан. Бәйге барышында алар жюри әгъзаларын һәм тамашачыларны профессиональ югарылыкта башкарылган биюләре, инглиз, рус һәм татар телләрендә җырлаулары, скрипкада виртуоз уйнаулары, үз куллары белән тегелгән киемнәре белән таң калдырганнар. Ә менә Земфира, үз туган телендә "Сандугач" җырын башкарып, тамашачыны тәмам әсир иткән. Татарстан гүзәленә бүләккә дизайнер киеме һәм Төркиягә ике кешелек туристлык юлламасы тапшырылган. Ул тиздән Россия күләмендә узачак конкурста Татарстан данын яклаячак.
Үзенең шушы зур җиңүе белән уртаклашырга Бөгелмәгә әнисе янына кайткан Земфираны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов та котлады. Ул Татарстан гүзәленә кыйммәтле бүләк тапшырды, шундый булдыклы һәм чибәр кыз тәрбияләгәне өчен аның әнисен - җирле
телевидение хезмәткәре Айгөл Шәрәфиеваны тәбрикләде, Земфираның исә, Татарстаныбыз данын яклап, Россия гүзәлләре бәйгесендә дә уңышлы чыгыш ясавын теләде (рәсемдә).
Әлеге бәйге шәһәребез өчен шунысы белән дә куанычлы, тагын ике Бөгелмә гүзәле, бу мәртәбәле бәйгедә катнашып, дәрәҗәле урыннар алган. Казан энергетика университеты студенткасы Диләнә Сәлахова "Краса Казани" титулын яулаган, ә Екатерина Буянова - "Вторая краса Татарстана". Афәрин, кызлар, уңышлар юлдаш булсын үзегезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа