Бик яратам мин сине
Килүеңне көтеп алам, Син - минем юанычым, Синсез яшәү мөмкин түгел, Син - минем куанычым. Ягымлы сүзләрең белән Эретәсең күңелне, Фәрештәләр хозурында Тоям шулчак үземне. Холкың-күңелең бик таныш, Сүзеңдә нык торасың, Йомшак җәеп, кайчагында Катыга утыртасың. Сиңа булган мәхәббәтем Гомерлек булсын иде, Минем кебек башкалар да Яратсын иде сине. Теләгем...
Килүеңне көтеп алам,
Син - минем юанычым,
Синсез яшәү мөмкин түгел,
Син - минем куанычым.
Ягымлы сүзләрең белән
Эретәсең күңелне,
Фәрештәләр хозурында
Тоям шулчак үземне.
Холкың-күңелең бик таныш,
Сүзеңдә нык торасың,
Йомшак җәеп, кайчагында
Катыга утыртасың.
Сиңа булган мәхәббәтем
Гомерлек булсын иде,
Минем кебек башкалар да
Яратсын иде сине.
Теләгем шул: сөюемнең
Һич булмасын азагы,
Бердәм булыйк, бергә яшик,
Әй, "Бөгелмә авазы"!
Ягсуп Мортазин.
Бөгелмә шәһәре.
Аптыраган
Утка, суга, җылылык һәм
Башкасына түлибез,
Һава гына калды инде,
Әле бушка сулыйбыз.
Анысына да куярлар
Счетчик дигән нәрсәне,
Бер Ходаем гына белә
Безнең ни күрәсене.
Яшәү кыйммәтләнә бара,
Алда - яңа тарифлар,
Тормыш яхшыртабыз диеп,
Бертуктаусыз талыйлар.
Президент сайлау алдыннан
Экраннарда - гел тавыш,
Кемне сайларга белмәссең,
Ил буенча аптыраш...
Мәхтүмә ГАЛЛӘМОВА,
мәгариф ветераны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа