Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы

Безнең урта табигать шартларында май һәвәскәр бакчачылар өчен иң “кызу” ай.

Бакчачыны бу чорда бөтен эш: җирне казу, утырту, үсемлекләрне кыраулардан саклау, корткыч бөҗәкләрне тоту өчен кәүсәләргә тасма бәйләү һәм башка бик күп эшләр берьюлы көтеп тора.

Беренче булып, таралып үскән карлыган һәм крыжовник  куакларының як-ягын киртәләп алыгыз. Көз көне кар­тайган куакларны яшьләренә алыштырырга уйлый­сыз икән, чит-читкә ботаклар иеп күмегез. Көз көне менә дигән куәтле үсентеләр әзер булыр. Ботакларын киртәләп күтәрткәч, карлыган һәм крыжовник төпләрен­дәге туфракны йомшартырга була.

Кагыйдә буларак, майның беренче числоларында агач-куаклар утырту төгәлләнә. Аларга су сибеп, төбен мүлчәләп куярга онытмагыз.

Айның беренче яртысы — агачларга чыбыкча ял­гау өчен иң яхшы вакыт. Шулай да ялгау көнен агач­лардагы бөреләр торышына карап билгеләү дөресрәк булыр. Ашлау-ялгауны булачак ялгаулыкларда бөре­ләр бүртеп, бераз ачыла башлагач үткәрәләр. Чөнки бу чорда, агачларда сут хәрәкәте башланып, ялгаган чыбыкчалар туклану алачак дигән сүз. Ә менә чыбык­чаларда бу вакытта бөреләр әле ачылмаган булырга тиеш. Бу – уңышлы ялгау өчен иң әһәмиятле шартларның берсе.

Майның беренче көннәрендә ремонтант җиләкләргә элпә ябыгыз. Тулысынча капламасагыз, бер яки бер­ничә рәтне генә ышыклагыз. Ул рәтләрдә җиләкләр  гадәттәгедән 10-15 көнгә иртәрәк өлгерер.

Майда урта климат шартларында кыраулар еш төшә.  Бакча чәчәк атканда, алар бигрәк тә куркыныч. Алмагачның чәчәк бөреләре 3-4 градус салкынны да кичерә алсалар, ачылган чәчәкләре 1 градус салкында ук өшиләр. Түбән, чокырсу урыннардагы бакчаларны кырау тиз суга.

Агач-куакларыгыз чәчәк аткан чорда, кырауга кар­шы төтен җибәрү өчен, бакчаның төрле урыннарында күчләр әзерләгез. 4 сутый бакча үсентеләрен саклап калу өчен 6-8 җиргә күч кую җитә. Бакчачылар өчен махсус кибетләрдә төтен шашкалары сатып алырга була, алар кулланырга уңай.

Кайбер белгечләр бакчаларны кыраудан агач ябал­дашларына су сибеп сакларга мөмкин дип саныйлар. Ми­нем бик күп тапкырлар сынап караганым бар, бу чара файдасыз. Алай гына да түгел, хәтта зарарлы да: кы­рау сугу зыянын арттыра гына төшә.

Җылы көннәр башлану белән, корткыч бөҗәкләрне җыю өчен, кәүсәгә бәйләгән тасмаларны тикшерә баш­лагыз. Андагы корткычларны юк итегез. Ябалдашлар­га, корткыч күбәләкләрне җәлеп итә торган сыекча­лар салып, киң авызлы банкалар элегез.

Агач-куаклар чәчәк ата башлауга, аларга бал кушыл­ган сыекча бөркергә онытмагыз. 4-6 сутый бакча җиренә, кортларны җәлеп итү өчен, 1 литр суда 1 аш ка­шыгы бал эретеп бөркү җитә. Бакчагызда умарталар булса, алай баллы су сиптереп торуның хаҗәте юк.

Җимшәннәр барлыкка килә башлауга, үсемлекләр­не тукландыру вакыты җитә. Сыер яки кош тизәге кебек органик ашлама төнәтмәләре белән тукландыру әйбәт. Алар булмаса, минераль ашлама­лар да ярый. Тукландыргач та, үсемлекләргә күп итеп су сибегез. Су белән бергә туклыклы матдәләр тамыр­ларга тизрәк төшеп җитәчәк.

Ай ахырына таба чүп үләннәр бик актив үсә баш­лый. Агач, куак төпләрен, җиләклек араларын йом­шартыгыз. Тамырдан үсеп чыга торган күпьеллык чүп үләннәрен юк итүгә аеруча игътибар бирегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса