Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы

Бакча җиләгенең мыекларын өзәргәме һәм моны гомумән эшләргә кирәкме?

Җиләк җимешне мул бирә, җәй буе бик теләп үрчи, хәтта шуның белән кайчагында уңышка зыян да сала.

Хәзер, җиләкләр өлгереп килгәндә, артык үсентеләрне бетерү мәсьәләсе шактый актуаль. Бакча җиләгендәге мыекчалар иртә барлыкка килә, ул актив төстә чәчәк ата һәм җимеш бирә башлаганчы ук ике фронтка эшли башлый, яшь мыекка да, үсеп килүче җиләкләрне дә тукландырырга тырыша. Бу очракта уңышның сыйфатына зыян килә:    җиләкләр тиешенчә эре һәм баллы була алмас,  азрак та булыр. Шуңа күрә мыекларын актив үрчү башланганчы ук өзеп алырга кирәк.

Җимешләрен җыя башлагач та, артыгын җыеп ташларга соң булмас. Онытмагыз, мыекчаларны җыеп алу гадәткә керергә тиеш: бу процедураны ун көнгә бер генә булса да эшләргә кирәк.

Үсемлекләргә зарар салмый гына мыекларны ничек бетерергә? Беренчедән, үсентеләрне ватмагыз” – кайчы яки секатор белән кисү яхшырак. Икенчедән, мыекчаны төбеннән үк түгел, ә зур булмаган "койрык" калдырып, 3-4 см калдырып кисәргә кирәк.  Өченчедән, әгәр сезгә яшь төпләр кирәк буласы булса (мәсәлән, җиләклекне яшәртү яки утырту мәйданын арттыру өчен), бер-ике үсенте калдырырга да мөмкин.

Ләкин хәзергә алай итмәсәгез дә була – уңыш җыеп алынгач, августка кадәр әле күп вакыт калачак (нәкъ менә августта бакча җиләге утыртырга киңәш итәләр), ә мыеклар яңадан үсәргә өлгерәчәк. Шулай булгач, барысын да тулысынча бетерегез, һичьюгы, уңыш җыю вакытында жәлләмәгез.

Әгәр дә мыекчаларны бетермәсәк? Монда аңлатма биреп торуның кирәге дә юк: бер генә сезонда җиләклеккә игътибар бирми карагыз,  барысын да үзегез күрерсез. Җәй азагында сезнең түтәлләрегез яшь үсемлекләрдән торган зөбәрҗәт келәмне хәтерләтәчәк, аннары барысын да тәртипкә китерергә тырышып кара син! Җиләкнең тамырлары шактый көчле, болай гына үсемлекне җирдән алып булмый,  шактый тирләргә туры киләчәк. Шулай булгач, барысын да вакытында эшләгез, әгәр, әлбәттә, үзегезне мул уңыш белән сөендерергә телисез икән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса