Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Үзегезгә саклагыз: ышаныч телефоннары

КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ Бөгелмә муниципаль районы башлыгы җитәкчелегендә эшли торган коррупциягә каршы көрәш комиссиясе һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә 14 - 16 сәгатьләрдә хакимият бинасының 106 нчы бүлмәсендә коррупция фактлары (кемнеңдер эш урыныннан явыз ниятләрдә файдалануы, ришвәт алу, акчалата, яисә башка кыйммәтләр рәвешендә файда эзләп, дәүләт һәм җәмгыять өчен зыянлы законсыз гамәл...

КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы җитәкчелегендә эшли торган коррупциягә каршы көрәш комиссиясе һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә 14 - 16 сәгатьләрдә хакимият бинасының 106 нчы бүлмәсендә коррупция фактлары (кемнеңдер эш урыныннан явыз ниятләрдә файдалануы, ришвәт алу, акчалата, яисә башка кыйммәтләр рәвешендә файда эзләп, дәүләт һәм җәмгыять өчен зыянлы законсыз гамәл кылу һ.б.) турында мәгълүматлары булган гражданнарны кабул итә.

Бөгелмә муниципаль районы җирле үзидарә органнарында ышаныч телефоны да эшли: 4-66-74. Аңа шылтыратып, гражданнар җитәкчеләрнең үз вәкаләтләреннән мәкерле нияттә файдалануы, яисә коррупция юнәлешендәге башка фактлар турында хәбәр итә алалар. Мәгълүматлар эш көннәрендә сәгать 8дән - 17, ял көннәрендә исә 7дән 17 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Ышаныч телефоны шәһәр прокуратурасында да эшли: 6-77-67.

 

ПРИЗЫВНИКЛАР

Хәрби хезмәткә алынучылар һәм аларның ата-аналары игътибарына!

2014 елның 13 - 14 маенда 10нан 17 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында, Кеше хокуклары вәкаләтле вәкиллеге аппараты тарафыннан, ТР Хәрби комиссариаты белән берлектә, хәрби хезмәткә чакырылучы гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү, халыкка хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан "кайнар линия" телефон элемтәсе урнаштырыла.

Шылтырату өчен "кайнар линия" телефоннары: 8 (843) 236-40-62; 236-40-98; 236-40-17.

 

ТЕРРОРЧЫЛЫККА ҺӘМ ЭКСТРЕМИЗМГА КАРШЫ

Терроризм һәм экстремизм темасына кагылышлы мөрәҗәгатьләр кабул ителә торган "кайнар линия" телефоннары: ТР Эчке эшләр министрлыгы - 02, ышаныч телефоны - (843) 291-20-02; ТР Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсе (УФСБ) - 843 (231-45-55, ышаныч телефоны -) 231-45-45; РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР идарәсе - 01, ышаныч телефоны - (843) 292-64-09; кесә телефоныннан ашыгыч чакырту өчен - 112, 012.

 

БАЛАЛАРНЫҢ ЫШАНЫЧ ТЕЛЕФОННАРЫ

Балаларга, яшүсмерләргә һәм аларның ата-аналарына ярдәм күрсәтү өчен Татарстан Республикасы территориясендә Россия телефон номерына тәңгәл килә торган бердәм Балалар ышаныч телефоны эшли: 8-800-2000-122. Бу номерны стационар телефоннан да, кесә телефоныннан да җыярга була, шылтырату - бушлай.

 

ГРОВД

Хөрмәтле бөгелмәләр! Мошенниклар турында нинди дә булса мәгълүматыгыз бар икән, Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлегенә шылтыратыгыз: 02, 6-95-02, 6-96-02 (тәүлек әйләнәсенә).

 

НАРКОМАНИЯ

Хөрмәтле бөгелмәләр! Әгәр дә сез наркопритоннар, наркотикларны законсыз сату фактлары турында ни дә булса беләсез икән, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге дежур частена хәбәр итүегезне сорыйбыз: 6-95-02, 6-96-02.

Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге.

Наркотик матдәләргә, эчкечелеккә бәйле кыен хәлгә юлыктыгызмы? Якыннарыгызга ярдәм итәргә телисезме? Әллә тирә-юнегездә бу җәһәттән сезнең күңелне борчыган очраклар бармы? Афәткә каршы ничек көрәшергә белмичә, гаҗиз булып тормагыз, шәһәребездә сезгә киңәш-табыш итәрлек, ярдәм күрсәтерлек хезмәтләр оештырылган.

Бөгелмәдәге "кайнар линияләр":

- наркоконтроль - 8(85594) 4-22-50;

- "РНД МЗ РТ" ГАУЗ филиалы - хроник алкоголизм белән авыручылар өчен республика тернәкләндерү үзәге - 6-45-99;

- Психологик ярдәм күрсәтү һәм консультацияләр бирү үзәге - 6-22-00;

- "Миллениум" клубы - 6-54-22.

Шылтыратыгыз, сезне ишетми калмаслар!

 

АВТОМОБИЛЕГЕЗ ЮККА ЧЫКСА

Хуҗасы машинасын юлда калдырып, каядыр барып килгәнче, яисә кереп чыкканчы ул юккка чыккан икән, беренче чиратта, 02 яки 112 телефоннары аша җирле эчке эшләр бүлегенә шылтыратырга кирәк. Автомобиль тиешле урында туктатылмаган икән, аны эвакуатор ярдәмендә махсус саклана торган урынга илтеп куйган булулары бик ихтимал. Транспорт чарасы анда булса, эчке эшләр бүлегенә кичекмәстән хәбәр ителгән була.

Казан шәһәрендә шундый хәлгә тарысагыз, эвакуацияләнгән транспорт турында мәгълүматларны 277-66-77 телефонына шылтыратып, эвакуацияләү хезмәте диспетчерыннан белешергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса