Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Өйләр җылы булсын дип

7 август көнне Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы киңәшмәләр залында 2013 - 2014 елларда җылылык сезонына хәзерлек эшләренең барышы турында сөйләштеләр. Аның эшенә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Фәрит Хәнифов җитәкчелек итте.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.

Инде көзге салкын көннәргә дә күп калмады. Шуңа күрә кышын күпфатирлы йортларны җылы белән тәэмин итү гаять әһәмиятле мәсьәлә булып тора. Киңәшмәдә чыгыш ясаучылар моның шулай икәнен кат-кат искәрттеләр. Шәһәр һәм районнарда әлеге эшкә җаваплыларга ва-кытның инде бик аз калуын исләренә төшерделәр. Бу өлкәдә контрольлек итүче оешма җитәкчеләре, мәсәлән, түбәндәге мәгълүматны җиткерделәр. Бөгелмә муниципаль районында 6 августка 666 күпквартирлы йортның 559ында җылылык системасына юдырту эшләре үткәрелеп, 83 процентта башкарылган. Җылылык сезонына йортларның хәзерлек паспортлары 71 процентына алынган. Шулай итеп, Бөгелмә муниципаль районында җылылык сезонына әзерлек эшләре инде тулаем күләмдә диярлек башкарылган. Әмма Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе начальнигы Сергей Крайнов тынычланырга әле иртәрәк икәнлеген искә төшерде. Мисалга исә Бөгелмәдәге Якупов урамындагы 58 нче йортны китерде /биредә җылылык системасына ремонт эшләре бик акрын алып барыла икән/; шулай ук Гафиятуллин урамындагы 46 нчы йортта түбә төзәтү эшләренең тоткарлануын да тискәре бәяләде. Әлеге ике йортта да төзәтү эшләрен ПСК "Спецстройтехмаш" ҖЧҖ алып бара.
Шул ук вакытта җылылык чыганагы булган "зәңгәр ягулык" - газ өчен кулланучы оешмалар һәм халыкның бурычы зур булу да борчу тудыра. Барлыкка килгән әҗәтнең миллион сумнар белән саналуы, республиканың күп кенә шәһәрләрендә җәй көне кайнар су белән тоткарлыкларның шуннан икәнлеге аңлашыладыр шәт. Киләчәктә мондый хәлне булдырмау өчен барысын да эшләргә кирәклеге әйтелде.
Киңәшмә эшендә катнашкан Бө-гелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Латыйпов әлеге мәсьәләләргә аерым тукталды. Һәрбер оешма: җылылык, су, газ белән тәэмин итүчеләр барлыкка килгән әҗәтләрне бетерү өчен даими эш балып барырга кирәклеге искәртелде һәм бу максатларда башкарылган эш турында хисап тыңланды. Шунысы куанычлы, киңәшмә соңында Бөгелмә муниципаль районы балаларга мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләренең кышка тулысынча әзер икәнлеге әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса