Якташ галимгә тугрылык
Тарихыңа карата теге яки бу мөнәсәбәт, шуларга ту-рыдан-туры бәйле төстә киләчәгеңнең теге яки бу рәвешле хәл кылынасы күптән мәгълүм хакыйкать. "Тарихыңа уктан атсаң, киләчәгең сиңа туптан атар" дигән эчтәлектәге гыйбарә дә бар ич халыкта. Мондый фаҗигаи хата кылудан нинди юл-ысуллар белән сакланырга? Бу сорауга җавапны хәкимнәр бик ачык итеп әйткәннәр:...
Дамир АСЫЛОВ.
Фазыл Вәлиәхмәт фотолары.
Менә шушы җәһәттән бүген безнең - бөгелмәләрнең - бөек якташыбыз, атаклы тарихчы-галим, мәгърифәтче, публицист, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе, язучы-драматург, дин белгече, туган милләтен яклап, аның хокукларын даулап җан аткан каһарман зат Һади Атласига ихтирамыбыз ни дәрәҗәдә, аның гамәлләрен истә тотабызмы, алар буенча гамәл кылабызмы? Болар турында уйлану, кылган эшләребезне даим барлап тору, шуннан чыгып аларны тагын да үрчетү - алга бару өчен, югарыда әйтеп үткәнчә, кирәкле шәйдер.
Әйе, булган, Һади Атласи турында авыз ачарга да ярамаган вакытлар булган. Ул гынамы, безнең шәһәрдә, әле илленче еллар уртасында ук тулысынча аклануына карамастан, Атласины хәкарәт итүгә барганнар. Мәсәлән, Бөгелмәнең шәһәр статусы алуына 200 ел тулуга багышлап, 1981 елда чыгарылган "Город счастливой судьбы" дигән китапта, бернинди дәлилсез-нисез, аңа коточкыч яла япсаралар. Менә шушы нахак караны галим өстеннән юып алу өчен, беренче чиратта, балалары каһарманнарча көрәш башлыйлар. Бигрәк тә галимнең Бөгелмәдә яшәүче улы Угыз соклангыч кыюлык күрсәтә. Бу турыда Миркасыйм Госмановның "Кайту кыенлыгы, аның сәбәпләре" дигән мәкаләсендә ("Һади Атласи", Казан, "Җыен" нәшрияты, 2007) җиткелекле бәян ителә. Һәм, ниһаять, "боз тәмам кузгалып китә", матбугатта Һади Атласиның тормышы, фәнни эшчәнлеге турында нигезле мәкаләләр чыга башлый, гыйльми мирасын халкына ирештерү чаралары күрелә һәм, шәт, күпмедер дәрәҗәдә моңа ирешелә. Бөгелмә җәмәгатьчелеге дә бу изге эшкә үзенең лаеклы өлешен кертергә тырышмакта булды. Бөгелмә төбәгенең Һади Атласи шәхесенә мөнәсәбәте аерым мәртәбәгә ия. Чөнки Һади Атласи озак еллар шушында яшәгән, рухи баеган, галимлек дәрәҗәсенә дә шушында ирешкән, мәгърифәтче булып танылган, абруе үскәннән-үсеп, II Дәүләт Думасы депутаты булган, Совет власте урнашкач, Бөгелмә земство идарәсенә сайланган, катлаулы авыр шартларда да укытучылык эшчәнлеге алып барган, совет мәктәпләре өчен укытучылар әзерләүдә көч куйган. Менә шулардын чыгып, бу төбәк Һади Атласины: "Бөек якташыбыз!" - дип саный һәм олуг тарихчы-галимгә, аның мирасына тугрылыгын кадерләп саклый.
Һади Атласи һәм аның кебек халык хакын хаклау юлында фида булганнарның исемен җәмәгатьчелек хозурына кайтару алар турында җирле газеталарда ("Ленинское знамя", "Ленин байрагы", "Бөгелмә авазы") җирле авторларның мәкаләләрен бастырып чыгарудан башланды. Монда "ТатНИПИнефть" институты галиме Рәмзис Кадыйров, эшче Угыз Атласов аеруча активлардан булдылар. Шушының кебек гамәлләр белән бер үк вакытта башка төрле чараларны да тормышка ашыруга керешелде. Мәсәлән, һәр елны Һади Атласи һәм аның белән бергә атылган (хәрби трибуналның хөкем карары 1938 елның 15 феврале көнне үтәлә) реп-рессия корбаннарын хәтергә алу көне - Хәтер кичәләрен үткәрү гадәткә кертелә. 1994 елдан башлап исә милләтне яклау, аның хак тарихын халкыбызга җиткерү, туган телне укыту, гореф-гадәтләрне саклау, рухи мирасны килер буыннарга җиткерү һәм башка шуның кебек өлкәләрдә аерата гаярьлек күрсәткән милләтпәрвәр затларыбызга Һади Атласи исемендәге иҗтимагый оешма гамәлгә куйган "Мәгърифәтче", "Фидакарь укытучы" исемнәре бирү, гыйззәт билгеләре тапшыру йоласы тормышка ашырылды. Бу шәрәфле исемнәргә иң беренчеләрдән Бөгелмә укытучылары Рәүф Ибраһимов, Даимә Аитовалар лаек булганнар иде. 1995 елда "Мәгърифәтче" исеме язучы, җәмәгать эшлеклесе, "Аргамак" журналы мөхәррире, империянең явызлыгын ачкан китаплары өчен Айдар Хәлимгә бирелгән. Тарихчы-галимнәр Равил Фәхретдинов, академиклар Миркасыйм Госманов, Гали Даутов, язучы, тарихчы-галимә Фәүзия Бәйрәмова - барысы 21 зат лаек була бу шәрәфле исемгә. "Фидакарь укытучы" исемен Бөгелмәдә 29 зат йөртә. Соңрак оешма "Шәфәгать иясе", "Иҗтиһатлы укучы" исемнәре бирүне дә тәртипкә кертә. Соңгысының яшь буынны милләткә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә, белемгә дәртләндерүдә шифасы аз түгел. Мактаулы исемнәргә лаек булган затларны бүләкләү тантанасы Хәтер кичәсе белән бергә үткәрелә, шуның бер өлеше булып тора. Болай чара тирән мәгънә ала.
2007 ел. Һ.Атласи премиясе лауреатлары: Артур Гайнуллин - "Иҗтиһатлы укучы", Фәридә Кадыйрова - "Фидакарь укытучы", Дамир Асылов - "Мәгърифәтче".
Һади Атласи мирасын буыннарга җиткерүдә шәһәребезнең 14 нче татар гимназиясендә 1996 елда ачылган Һади Атласи музее да, һичшиксез, тәкъдир итәрлек эшләрнең берсе. Бу музей, нигездә, җәмәгатьчелек тырышлыгы белән, тагын да төгәлрәк итеп әйтсәк, Һади Атласиның улы Угыз Атласов тырышлыгы белән ачылган иде. Экспонатларның да зур күпчелеген ул тапшырган. Музейны оештыру чыгымнарының бер өлешен хакимият үз өстенә алуын да ихтирам белән билгеләп үтәргә кирәк. Бизәү эшләрен, җөмләдән, Һади Атласиның портретын үзебезнең якташыбыз, танылган рәссам, татар тарихына багышланган китаплар авторы Дефак Рәхмәти ясаган. Ул инде мәрхүм, урыны оҗмахта булсын.
Танылган милләтпәрвәр затыбыз Фазыл Вәлиәхмәт, үзе ихтыяр күрсәтеп, туган авылы Карабашта әтисеннән мирас булып калган йортта Һади Атласи хөрмәтенә музей-китапханә оештырып, аны мөхтәрәм галим исеме белән атады.
Атласины кадерләү җәһә-теннән караганда, 1996 елны галимнең тууына 120 ел тулуга, тагын биш елдан соң тууына 125 ел тулуга багышланган фәнни конференцияләрне аеруча колачлы вакыйгалар хисабыннан санасак, мөгаен, урынсыз булмас. Аларда Индус Таһиров, Гали Даутов, Хатыйп Миңнегулов, Равил Фәхретдинов, Булат Солтанбәков, Дамир Исхаков кебек мәшһүр галимнәребез катнаштылар һәм Һади Атласи турында гыйльми чыгышлар ясадылар. Анда үзебезнең җәмәгатьчелек тә актив катнашты. Әйтик, укытучы Алсу Мөхәммәтдинова - "Олуг шәхес һәм тарихчы", шәһәрнең 2 нче санлы физика-математика лицее укучысы Диләрә Мәһдиева - "Һади Атласи иҗаты - тарихи тәрбия чыганагы", "ТатНИПИнефть" институты галиме Таһир Минһаҗев, "Бөгелмә авазы" газетасы мөхәррире Мәхтүм Мос-тафиннар - "Мәгърифәтчеләр эзеннән", мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Фәүзия Мәхмүтова "Без - Һади Атласи дәвамчылары" дигән темаларга тирән эчтәлекле докладлар укыдылар. Бу конфе-ренцияләрне оештыруда Фәү-зия Мәхмүтованың тырышлыгын аерым билгеләп үтмәсәк, гаделлеккә хыянәт итәрбез төсле.
Чын ихласлык белән кылынган бу һәм башка гамәлләр олуг тарихчыбызны кадерләүнең, аның эшен дәвам итүнең бер чагылышы дисәк, каты дәгъва белдерүче булмастыр, шәт. Шул гамәлләр Һади Атласи мирасы тирәсенә тагын да ныг-рак туплады, галимнең эшен дәвам итүгә рухландырды. Конференцияләрдә докладлар укып катнашкан укытучы Алсу Мөхәммәтдинова, мәсәлән, "Хади Атласи: общественный деятель и историк" дигән хезмәт язды һәм "тарих фәннәре кандидаты" дигән гыйльми дәрәҗә алуга иреште!
Һади Атласи истәлеген яд итеп, чәчкәләр куйганда. Бөек галимнең оныгы Әлфия Атласова, аның улы Әмир һәм милләтпәрвәр Фазыл Вәлиәхмәт.
Шәһәрнең яңа микро-районының бер урамы "Һади Атласи" исеме белән аталуын да олуг якташны хөрмәтләү, аның исемен мәңгеләштерү җөмләсенә хисапларга кирәк-тер. Болай дигәннән, әле күптән түгел генә шәһәрнең 14 нче татар гимназиясенә Һади Атласи исеме бирелү олуг бер вакыйга булды. Монда искә төшереп үтү артык булмас, мәктәпкә Һади Атласи исеме бирү турында тәкъдим җәмәгатьчелек тарафыннан әлеге мәктәп ачылган вакытта, әле 1992 елда ук кертелгән иде. Ул игътибарсыз калдырылды. Шуннан соң 1996 елда мәктәпнең укытучылар коллективы үз гимназияләренә Һади Атласи исемен бирүне сорап, халык депутатларының берләштерелгән Советына мөрәҗәгать юллый. Тик ул бөтенләй игътибарсыз калдырыла. Бүген исә, шөкер, бу хата төзәтелде, гаделлек юл ярды. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры итеп Илдус Әсгать улы Касыймов сайлангач, әлеге хилафлыкка чик куелды. Татар җәмәгатьчелеге тәкъдиме тиз арада шәһәр Советы депутатлары карамагына чыгарылды һәм уңай хәл ителде. Күңелдән үткәрсәң, Л.Н.Гумилев әйткән буенча, гамәл кылганнарыбыз (монда бер өлеше генә бәян ителде) юк дип әйтерлек түгел. Шул ук вакытта, дөресен әйтергә кирәк, болар бик ансат кына тормышка ашмадылар. Моның өчен җәмәгатьчелеккә, аерым инсаннарга тар күңелле явыз бәндәләр корган киртәләрне җимерү өчен чын каһарманлык күрсәтергә туры килде. Бу җәһәттән Угыз Атласов чын-чыннан үрнәк күрсәтте, таяныч булды.
Бүген шәһәребездә, якын-ераклардан кунаклар чакырып, Һади Атласи эшчәнлегенә багышланган фәнни-гамәли конференция үткәрүебез дә олуг галимгә карата ихтирамыбыз, аңа тугрылыгыбыз хисабыннан кабул ителсә иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа