Ышандырганнар...
13 декабрь көнне билгесез адәмнәр 1925 елгы пенсионер әбине ышандырып алдап, аның 75 мең сум акчасын урлап киткәннәр...
Бөгелмә эчке эшләр бүлеге.
Урамда әби-карчык янына өч ир-егет килә һәм алар үзләренең читтән килгән кеше булуларын, товарларының таможняда калуы турында әйтәләр. Шул товарны алу өчен акча кирәк, ә 300 000 сум акчаны бары тик Бөгелмә пропискасы булган кеше счетына гына күчерәләр икән, янәсе. Әби үз счетына акча күчерүгә каршы килми. Әмма Җәлил урамындагы 22 нче йортта урнашкан Саклык банкы филиалына килгәч, бернинди акча да күчмәгәнлеге мәгълүм була.
"Чарасыз калган" ир-егетләр әбидән әҗәткә акча сорап торалар, пенсионер карчык саклык кенәгәсеннән 40 мең сум акча алып, аларга тоттыра. Урамга чыккач, залог рәвешендә балдак калдырып (бәясе 47 мең сум тора, имеш!), аның тагын 30 мең сум акчасын алалар. Менә шулай итеп, әби акчасыз кала.
Уяу булыгыз! Ялган сүзләргә алданмагыз, ышанмагыз!
Шикле кешеләрнең билгеләре:
1. Славян кыяфәтле, 25-30 яшьләрдә, тыгыз бәдәнле, түгәрәк йөзле, почык борынлы, коңгырт күзле, кара төстәге куртка, джинсы чалбар, кара ботинкалар кигән.
2. Славян кыяфәтле, 35-40 яшьләрдә, тыгыз бәдәнле, битендәге төкләрдән җирән сакаллы икәне сизелеп тора.
3. Славян кыяфәтле, 35-40 яшьләрдә, уртача гәүдәле, озынча йөзле, кылыч борынлы, киң маңгайлы, башында мех бүрек.
Бу кешеләр хакында, яисә моңа охшаш башка хәлләр турында ни дә булса беләсез икән, 02 яки 6-95-02 телефоны аша хәбәр итүегезне сорыйбыз.
Анонимлык гарантияләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа