Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Уены-чыны бергә...

Җәйге каникул вакытында ба-лаларның ялын файдалы да, кызык-лы да итеп оештыру бик актуаль.Уйный-уйный тормыш иминлекләре нигезләрен өйрәнү бүгенге катлаулы заманда бигрәк тә мөһим. Бу җәһәттән "Салют" балаларны сәламәтләндерү һәм ял лагеренда узган чара игътибарга лаек. Анда янгын вакытында коткару алымнарын белүгә корылган уен-спорт ярышлары узды, дүрт команда җитезлектә, чослыкта, чыдамлыкта...

Павел АЛЕКСАНДРОВ,
Бөгелмә муниципаль районы янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы.
Мондый ярышлар сәламәтләндерү-ял итү лагерьларында традицион рәвештә ел саен уздырылалар. Аларны Бөгелмә муниципаль районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге Татарстан Республикасы ВДПО шәһәр-район бүлеге ярдәме белән оештыралар. Соңгылары иганәче дә булып тора.
Балалар өч этапта ярышты. Берен-чесендә, янгынга каршы тәртип-ка-гыйдәләргә бәйле рәвештә теоретик белемнәрне куллану җәһәтеннән, викторинада катнаштылар. Аннары уттан зыян күргән кешегә беренче медицина ярдәме күрсәтүдә белем-күнекмәләр ярышы узды. Команда белән берлектә - каршылыклар полосасын кичеп чыгу эстафетасы үтте. Ярышларның соңгы икесе аеруча оешканлык һәм бердәмлек, чыдамлык сорый торган бәйге иде. Аерым бер функцияне үтәү йөкләнгән һәр кеше уртак җиңүгә үзеннән шәхси өлеш керткәнен белеп тырышты анда.
Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүче-ләргә грамоталар, бүләкләр тапшырылды.
Мондый ярышлар сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвешен пропагандалаганга күрә, балага уңай йогынты ясый, экстремаль шартларда каушап калмыйча, аек акыл белән эш итә алу күнекмәләре дә нык файда бирә. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм күнекмәләр бала чактан ук сеңдерелгән булса гына табигый кабул ителә, үтәлә. Балага утның зур афәт икәнлеген аңлату, аның белән сак эш итәргә өйрәтү өчен иң кулай вакыт дип мәктәп яше санала. Шуңа да ял һәм сәламәтләндерү лагеренда узган уен-өйрәнү ярышлары бик нәтиҗәле чара ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса