Уңайлы мохит юнәлешендә
5 июнь көнне ТР Министрлар Кабинетында "2012 елга "Уңайлы мохит" озак сроклы максатчан Татарстан Республикасы программасы чаралары исемлеге проекты турында" видеокиңәшмә үтте. Чарада бу юнәлештә эшләнгән эшләр каралды, республиканың Премьер-министры И.Халиков районнарның проект кысаларында башкарган эшләрен бәяләде, кайбер җитешсезлекләрне тиз арада чишү юлларын табарга әмер бирде.
Ләйсән ИНЗИРОВА.
"Уңайлы мохит" дәүләт программасы үткән елның мартында өч регионда старт алды, алар рәтенә, Тверь һәм Саратов өлкәсе белән беррәттән, Татарстан Республикасы да керә.
Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлы мохит булдыру проектларын тормышка ашыру 2011-2015 елларга каралган. Бу вакыт аралыгында инвалидларга һәрьяклап та уңайлы яшәү шартлары тудырылырга тиеш.
Әлеге программа ике этаптан тора. Беренче этапта инвалидларга бигрәк тә мөһим булган ярдәмнәр һәм инфраструктураның социаль объектлары ачыклана һәм уңайлы мохит формалаштыру механизмы буенча проектлар эшләнә. Икенче этап 2013 елда башланачак, ул программаны тормышка ашыруны: инвалидлар өчен аеруча мөһим объектлар - социаль өлкә, транспорт һәм инженерлык инфраструктурасында зур масштаблы эшләр башкаруны үз эченә ала.
Бөгелмә муниципаль районында "2011-2015 елларда инвалидларга социаль инфраструктура объектларына һәм мәгълүматлар алуга уңайлы мохит булдыру турында озак сроклы максатчан программа" кабул ителгән.
Программа буенча түбәндәге социаль инфраструктура объектлары: административ биналар, мәдәният һәм мәдәни-тамаша корылмалары (театрлар, кинотеатрлар, китапханәләр, музейлар һ.б.), мәгариф, сәламәтлек саклау һәм халыкны социаль яклау учреждениеләре, тимер юл, автомобиль, аэропорт вокзаллары мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен ирекле хәрәкәтләнү һәм керү-чыгу өчен махсус җайланмалар белән җиһазландырылырга тиеш.
Әлегә мөмкинлекләре чикле кешеләргә иң уңайлы урыннар дип торак фонды объектлары, мәгариф учреждениеләре, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү объектлары санала. Шуның өчен дә шәһәребездә "Уңайлы мохит" программасы нигезендә башкарыла торган эшләр бигрәк тә нәкъ менә шул өлкә биналарына юнәлтелгән һәм киләчәктә бу эш тагын да зур масштабларда үткәрелеп, язмыш тарафыннан кимсетелгән кешеләр, чыннан да, үзләрен күпкә уңайлырак хис итә башларлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа