Гөнаһлы гамәл
Быел, Габдулла Тукай елында, бөек шагыйребезнең каберен тәртипкә китерү нияте белән Татарстан Язучылар берлеге бик тә саваплы эш башкарды, кабер өсте тигезләнде, анда яңа мәрмәр таш куелды.
Ягсуп МОРТАЗИН.
Бөгелмә шәһәре.
Бу гамәлләрне башкаручылар гаҗәп бер хәлгә тап булалар шул чакта: шагыйрь кабере өстендә, ярты метр чамасы тирәнлектә, иске бер кабер ташы ята. Язулары да исән сакланган. Баксаң, урыс милләтеннән булса кирәк, вафат булган бер хатын-кызның кабер ташы икән, ләбаса. Кем, нинди максат белән бирегә китереп ташлаган? Әйтүе кыен.
Бу мәгълүматны Зиннур Мансуров-ның "Мәдәни җомга" газетасында басылган "Дәүләт торырлык өтер" дигән язмасыннан алдым мин. Шул уңайдан, үзем күргән бер хәл турында да сөйлисем килә.
...Билгеле булганча, узган ел шәһәребезнең Подстанция төбәгендәге бакчаларны яндырып бетерделәр диярлек. Металл су савытларын кем ничек тели, шулай үзенә ташыды, алар урынында тирән-тирән чокырлар гына калды. Шул чокырларның берсенә иске кабер ташы китереп ташлаган кемдер. Өстенә чүп-чар аударып китүчеләр дә табылды, әлбәттә. Шулай итеп, җир астында калды таш.
Гомерләр узу белән бу тирәдә җир казу, кабат җир сугару (бәлки, бакчаларны торгызу!) кебек гамәлләр булмас дип, кем әйтә алыр икән? Биредә зират булган дип уйлаучылар да табылыр ул чагында.
...Байтак еллар элек шәһәребезнең үзәк базарында (колхоз базары диләр иде аны) төзелеш эшләре башкарганда җир астындагы мәет сөякләренә тап булалар төзүчеләр. Бу урында элек зират булган дип, ишеткәнем бар иде инде минем. Ни кызганыч, әлеге хәл белән беркем дә кызыксынмады ул чорда. Кая инде ул сөякләрне зиратка илтеп җирләү! Күрәсең, без әле дә мәетләр өстеннән йөрибез булып чыга. Гамәлләребезнең юньлесен дә, яманын да әрвах сөякләре өстендә кылабыз икән, ләбаса! Безнең бу олуг гөнаһларыбызны Ходай ярлыкармы икән соң?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа