Актуаль тема
Түләүсез юридик ярдәм
"Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында"гы Федераль Закон һәм "Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында"гы ТР Законы тарафыннан барлык төр юридик ярдәмне (телдән һәм язма рәвештә хокукый консультацияләр бирү; гаризалар, шикаятьләр, ходатайстволар һәм хокукый характердагы башка хокукый документлар әзерләү; судта, дәүләт һәм муниципаль органнарда, оешмаларда гражданинның мәнфәгатьләрен яклау)...
Бүгенге көндә Татарстан Республикасында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча дәүләт системасы эшчәнлегендә 155 адвокат катнаша. Аларның исемлеге "Интертат.ру" электрон газетасы сайтында һәм шулай ук Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтында "Бесплатная юридическая помощь" бүлегенең "Гражданам" дигән бүлекчәсендә, ә тагын Бөгелмә муниципаль районының рәсми сайтында күрсәтелгән.
Республикабызда адвокатларның гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүе Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәкләр кысаларында оештырыла.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында атна саен чәршәмбе көннәрдә сәгать 9дан 11гә кадәр республика территориясендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү тәртибендә әлеге сорауларга кагылышлы "кайнар линия" эшли - 8(843) 223-02-13.
Түләүсез юридик ярдәмне татар телендә алырга теләүче гражданнар бу хакта ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндә үзләре әйтәләр һәм андыйларга тәрҗемәче хезмәте дә түләүсез тәкъдим ителә.
Бөгелмә шәһәре һәм районы халкына түләүсез юридик ярдәмне һәр җомга саен сәгать 8дән 12гә кадәр Бөгелмәнең Совет урамы, 54 нче йорт адресында урнашкан адвокатлар үзә-гендә күрсәтә алалар. Белешмәләр өчен телефон: 4-44-74.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса