Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Татарстан зиратлары канунлы статус алачак

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советында республика зиратларын карап тоту һәм саклау буенча киңәшмә узды. Көнүзәк мәсьәләләрне чишүдә Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, шулай ук мөселман һәм православие конфессия вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров үз чыгышында бу өлкәдә булган...

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советында республика зиратларын карап тоту һәм саклау буенча киңәшмә узды. Көнүзәк мәсьәләләрне чишүдә Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, шулай ук мөселман һәм православие конфессия вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров үз чыгышында бу өлкәдә булган проблемаларны җентекләп анализлады. Бүген республика территориясендә 3453 зират бар, шуларның 3 247се - авыл җирлекләрендә. Хәзер алда искә алынган зиратларның 3 011е эшләп килә, 376сы - ябык. Моңа өстәп, тагын юкка чыккан торак пунктларда 66 зират бар.

Җирле үзидарә органнары мәетне җирләүгә бәйле эшләрне һәм ритуаль хезмәтләр күрсәтүне оештырганда кайбер проблемаларга тап була. Алар арасында - соңгы арада еш күзәтелгән вандализм (зиратларны туздыру, җимерү), каберстанга илтүче юллар булмау һәм капиталь төзекләндерү үткәреп, койма тоту мәсьәләләре бар.

Шулай ук берничә мәсьәлә буенча хокукый яктан җавап табылмаган. Алар арасында җирләү урыннарының статусы, зират җирләренең хокукый режимы, муниципаль зират җирлекләрен хуҗалык кулына тапшыру мөмкинлеге, оператив идарә итү, арендага бәйле сораулар бар.

Утырыш нәтиҗәләре буенча зиратларны кадастр хисабына кую, канунга туры килерлек итеп хокукый статусын оештыру турындагы карарлар кабул ителде. Шулай ук, республика шәһәр һәм районнарының тәкъдимнәрен берләштереп, тиешле тәкъдимнәр булдыру турында хәл ителде.

tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса