Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Шомафилар тозак кора

Бөгелмә полициясе хезмәткәрләре шомафиларның мошенниклыкның төрле төрләрен кулланып, тиз ышанучан гражданнарны алдаулары турында телевидение, радио, газета, интернет аша әледән-әле кисәтеп, уяу булырга чакырып торуларына карамастан, алар тозагына эләгүчеләр саны кимеми. Телефон мошенниклары акча "эшләү" өчен кешеләрне стресс хәленә китерсә, интернет аша эшләүче аферистлар бәндәнең тиз арада күп акча эшләп алырга...

Бөгелмә полициясе хезмәткәрләре шомафиларның мошенниклыкның төрле төрләрен кулланып, тиз ышанучан гражданнарны алдаулары турында телевидение, радио, газета, интернет аша әледән-әле кисәтеп, уяу булырга чакырып торуларына карамастан, алар тозагына эләгүчеләр саны кимеми. Телефон мошенниклары акча "эшләү" өчен кешеләрне стресс хәленә китерсә, интернет аша эшләүче аферистлар бәндәнең тиз арада күп акча эшләп алырга кызыгуыннан файдаланалар.

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте материаллары буенча

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

 

8 июнь көнне Бөгелмә эчке эшләр бүлегенә беркайда да эшләмәүче 46 яшьлек ханым шылтырата һәм түбәндәгеләрне бәян итә:

- Быел 30 май көнне интернетта "казынып" утырганда, бер сайтка тап булдым, - ди ул. - Әлеге сайт ярдәмендә акцияләр, евро һәм долларлар сатып алырга була икән. Үз фикерләреңне белдерү бүлегендә клментларның 400 000 сумга кадәр табыш алал алуын язганнар. Ышандым инде...

Ханым сайтта теркәлә, аннары Павел дигән бер ир-егет аның белән элемтәгә керә һәм долларның күтәреләчәкме, әллә төшәчәкме икәнлеген фаразларга кирәклеген әйтә. Мониторда бик үк аңлашылып бетмәгән ниндидер графиклар пәйда була. Телефон аша "акцияләр сату-алу" уенын алып баручы Павел ханымның банк картасыннан югарыда әйтелгән сайтка акча күчерергә кирәклеген әйтә һәм моны ничек эшлисен "өйрәтеп" тора. Зур табыш алырга нык өметләнгән ханым, матбугат чараларында интернет-мошенниклар турында күп укыган булуына карамастан, аферистларга 20 000 сум акча күчерә...

Шул ук көнне 66 яшьлек пенсионер ханым да шомафилар тозагына каба. 8 июньдә аның өй телефонына таныш булмаган бер ир кеше шылтыратып, үзен ЮХИДИ хезмәткәре дип таныштыра һәм ханымның ир туганының һәлакәткә очравын, аның гаебе белән кеше үлүен хәбәр итә. Ханым коточкыч куркуга төшә, ә ир кеше 80 000 сум акча күчерә алса, аның энесенә ярдәм итеп булуы турында әйтә:

- Хәзер кесә телефоныгызга шылтыратып, ул барысын да үзе аңлатыр, - дип тә өсти.

Ханым беркадәр икеләнеп тә ала. Энесенең өй телефонына шылтырата, әмма анда телефонны алучы булмый. Шул вакыт, чыннан да, кесә телефоны шылтырый һәм нәкъ туганының тавышы белән, җитмәсә исеме белән әйтеп, "авария ясавы" турында әйтә. Аннары телефон ЮХИДИ хезмәткәре кулына күчә һәм ул, ханыма тын алырга да ирек бирмичә, "эшне йому" өчен акча кирәклеген әйтә. Аферист күрсәтмәләрен төгәл үтәп, хатын-кыз төрле носмерларга 48 000 сум акча күчерә. Аннары ул тагын энесенә шылтырата һәм... тегесенең бернинди һәлакәткә дә юлыкмаганлыгын белә. Шунда гына ханым үзенең алданганлыгын аңлый.

Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Кеше ялгышларыннан гыйбрәт алыгыз, моңа охшаш тозакларга эләкмәгез, алдауларга ышанмагыз! Мошенникларның банк карталарыгыздан акча "суырырга" яратуларын да онытмагыз. Алар башта телефоныгызга банк картасыннан аферистларның акча урлап булышуын, аларның счётларын тизрәк блокка куерга кирәклеген, моның өчен оператор белән элемтәгә керергә кирәклеген әйтеп, смс-хәбәр җибәрәләр, ә аннары куркуга төшкән кешене банкомат янына чакыралар һәм картаны куеп, пин-кодны, аерым бер саннарны җыярга кушалар. Бу күрсәтмәләрне карусыз үтәгән кешеләрнең банк картасындагы акчасы шомафилар кулына күчә.

Банк картагызның реквизитларын беркайчан да чит кешегә әйтмәгез. Тикшерелмәгән, белмәгән сайтлар аша товар алмагыз! Ниндидер хезмәтләр өчен алдан түләп куюны сораган кешеләргә дә акча күчермәгез, ә нидер сатарга, яисә сатып алырга ниятләгән очракта, аларның үзләре белән шәхсән очрашуны таләп итегез. Акча түләтеп, сезнең булмаган бозымны бетерәчәк ялган имчеләргә дә ышанмагыз!

Мошенниклык белән шөгыльләнә торган кешеләр турында ни дә булса беләсез икән, эчке эшләр бүлегенең дежур частена хәбәр итегез.еф Телоннар: 02, 6-95-02, 6-96-02 (тәүлек әйләнәсенә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса