Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Президентыбыз шундый фикердә

"ТКХ темасы республикабызда иң катлаулы тема булып кала бирә. Универсиаданы "җиңү" белән мин бөтен вакытымны ТКХ белән шөгыльләнүгә багышлаячакмын. Барыбыз да шөгыльләнәчәкбез. Әгәр якындагы ике елда бу өлкәдәге хәлне җитди үзгәртмәсәк, халыкның түрәләрнең тетмәсен тетүенә чыдашлы булмаячак". Рөстәм МИҢНЕХАНОВ, Татарстан Республикасы Президенты.

"Һәр фатирда, подъездда, йортта алып барылган индивидуаль эш кенә гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләүләрдәге проблеманы чишәргә ярдәм итәчәк".

Әлфия МОСТАФИНА.

15 мартта узган республика киңәшмәсендә ТР Президенты нәкъ менә шулай дип белдерде. Көн кадагында торган бу проблеманы ул һәрчак күз уңында тота.
Билгеле булганча, бүген күпфатирлы йортларда яшәүчеләр салкын, кайнар су, электр энергиясе буенча гомумйорт ихтыяҗлары (ОДН) чыгымнарын да бүлеп түли. Әмма аның артык югары булуы халыкны төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итәргә этәрә дә инде.

Шушы мәсьәләне ачыклау өчен тикшерү баруы турында төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хисап тотты. Аның сүзләренә караганда, бүген күпфатирлы йортларның 70 процентыннан артыграгында салкын, кайнар су белән тәэмин ителештә гомумйорт ихтыяҗлары (ОДН) арту сәбәпләре тикшерелгән.

Кайнар һәм салкын су белән тәэмин итүдә ОДНның йорт буенча гомуми чыгымнардан иң зур күләмдә артуы Менделеев районында күзәтелә (60 проценттан артык). Бөгелмә районы аннан аз гына калыша. Дөрес, әлегә тикшерү уздырылмаган йортлар да шактый икән. Президент Рөстәм Миңнеханов әлеге районнарда тикшерү эшләрен көчәйтергә кушты.

Белгечләр исәпләвенчә, бу проблеманы, нигездә, кулланучыларның бер өлешенең, аерым структура-ларның башка гражданнар исәбенә яшәргә тырышуы, хисап приборларына магнитлар куюы, ресурсларга законсыз ялгануы китереп чыгарган. Президент бу эштә җирле депутатлар активын, башкарма комитет хезмәткәрләрен берләшеп эш итәргә чакырды.

Аның белдерүенчә, һәр йорт тикшерелергә, магнитлардан файдаланучы йортлар, намуссыз кулланучылар исемлеге әзерләнеп, подъездларга ябыштырылырга тиеш. Шул рәвешле, гражданнар күршеләрендә нинди намуссыз кулланучы яшәвен белә алачак. "Кибеттән берәр әйбер урлап чыгучыны карак дип, бөтен дөньяга фаш итәләр. Монда да намуссыз кулланучы күршесеннән ресурслар урлый булып чыга, аларның законсыз кулланган су яки электр энергиясе өчен күршесе түләргә тиеш була", - ди ул.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса