Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Президентыбыз бар

"Бөгелмә авазы" газетасының 82 нче санында басылып чыккан "Президент атамасы сакланырга тиеш!" (авторы - җәмәгатьчелек хәбәрчесе Мәхтүмә апа Галләмова) дигән мәкаләне укып чыккач, мин дә үз фикеремне язып җибәрергә булдым.

Әлфинә КӘРИМОВА,
педагогик хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.
Әйе, Татарстаныбызда "Президент" атамасын саклап калырга кирәк! Без РФ Президенты В.В. Путинны хөрмәт итәбез, аның эзлекле рәвештә алып барган сәя-сәтен, үз эшенә җаваплы каравын хуплыйбыз, халыклар арасындагы дуслыкны көчәйтү юлында зур уңышларга ирешүенә сөенәбез. Иң мөһиме, исән-сау, сәламәт булсын, дуслары да күп булсын. Бу - минем теләкләрем.
Инде Татарстандагы "Президент" атамасына килгәндә, шигем юк, алга таба да Татарстан Республикасында Президент булачак, Аллаһ боерса.
Кайбер тар карашлы кешеләр ялгыш фикер йөртәләр: имеш, Татарстан Россияне тарката. Юк, хөрмәтле дуслар, киресенчә, Татарстан халыкларны, төрле милләтләрне дуслаштыра, берләштерә, үстерә.
Бүгенге көндә Татарстан җирендә 173 милләт вәкиле яши һәм эшли. Бу санны мин уйлап чыгармадым. 3 ноябрь көнне кич белән "Болгар радиосы"нда Гөлназ Шәйхи алып барган "Саумы, халкым" тапшыруында Казаныбыздагы "Дуслык йорты" директоры Ирек Илдус улы Шәрипов әнә шулай дип әйтеп узды.
Шулай, төрле милләт халыклары үзара дус яшәгәндә генә илебез алга китәр. Дөресен генә әйткәндә, дуслык - иң көчле коралларның берсе ул.
Кабат "Президент" атамасына әйләнеп кайтсак, республикабыз Россия составында дәүләт эчендә дәүләт булып тора.
Шуңа күрә дә Татарстанның үз Президенты булу - табигый хәл. Шартнамә-килешүләр бар, закон-кануннар бозылмаган, референдум нәтиҗәләре дә мәңгелек. Алган юлыбыз изге, максатларыбыз да РФныкыннан аерылмый. Алга таба да араларыбызда дуслык күперләре ныгыганнан- ныгысын дигән теләктә торабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса