Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Очып үтәрдәй булабыз

"Мин оныгымны музыка мәктәбенә йөртәм. Занятиеләрдән соң өйгә кайткандагы иза чигүләребезне язып-сөйләп бетерерлек кенә түгел. Тикмәгә генә "Юл газабы - гүр газабы" дип әйтмәгәннәрдер инде.

Автобуска утыру өчен безгә Кызыл Армия урамындагы тукталышка чыгарга кирәк. Нәкъ шул урында җәяүлеләргә юлны аркылы чыгар өчен бернинди дә билге куелмаган. Байтак вакыт басып торсаң да, автобус килеп туктауга да карамастан, бер генә машина да җәяүлене үткәреп җибәрми. Үзегез беләсез, икенчесен көтү бик озак, автобуслар 30 - 40 минутка бер генә килә. Өлгерик дип, ике тапкыр оныгым белән чүттән генә машина астына эләкмәдек. Уйлап карагыз, ярый оныгымны үзем йөртәм, ә бит берүзләре генә йөрүче балалар да бик күп. Аларга нишләргә?
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы сагында торучылар ул тирәдә берәр җитди авария, фаҗига булганын көтәләрме әллә? Кирәкмәгән урында күп ул юл билгеләре, ә менә тиешле урында юк алар", - дип яза газетабыз редакциясенә хезмәт ветераны Саимә апа Каюмова.

Редакциядән. Барып карадык без ул урынны. Тукталыштан 50 метрлар чамасы ераклыкта тора андый билге. Чынлап та, нигә соң автобус тукталышы торган урында түгел ул "зебра", шунысы аңлашылмый. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче белгечләр, шушы тирәдә булып, ситуацияне тикшерерләр һәм безгә - газета укучыларга аңлатып бирерләр дип ышанабыз?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса