Нәрсә бүләк итим икән?
Менә календарьда сагышлы да, моңсу да, куанычлы да булган 1 октябрь - Өлкәннәр көне дә якынлашты.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Әлеге уңайдан әти-әниләребезгә, әби-бабайларыбызга, якыннарыбызга истәлеккә нинди дә булса бүләк хәстәрләү чараларын күрә башладык. Тик аларга нәрсә бүләк итәргә соң? Әлеге, беренче карашка, катлаулы да, четерекле дә булган сорауны ничек итеп уңышлы ерып чыгарга икән? Аптырадыгызмы? Бер дә борчылмагыз! Газизләрегезгә 2014 елның I яртыеллыгына "Бөгелмә авазы" газетасына әбунә бүләк итсәгез, аларны бәхетле итәрсез. Ни өчен дисәгез, атнасына ике тапкыр: чәршәмбе һәм җомга көннәрендә, газета килгән саен алар сезне җылы сүз белән искә алырлар, рәхмәтләрен укырлар, дога кылырлар. Ә бит бездә: "Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр", - дип, юкка гына әйтмәгәннәр! Өстәвенә, якыннарыгыз шәһәр һәм райондагы, республика, дөнья яңалыкларыннан да һәрчак хәбәрдар булып торырлар.
"Бөгелмә авазы" газетасына 2014 елның I яртыеллыгы өчен элекке бәяләрдән язылу дәвам итә.
Бергә булыйк! Бердәм булыйк! Бердәмлектә - көч!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа