Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Кышкы юл кыенлыклары

Быел гыйнвар башы кар-бураннары белән кышкы юлларның никадәр хәвефле булуын дәлилләп күрсәтте. Кышкы юлчыны юллардагы кар көртләре, күз күременең начараюы, электр чыбыклары өзелү һәм тагын күптөрле кыенлыклар сагаларга мөмкин.

Наталья ДМИТРИЕНКО,
ТР Гражданнар оборонасы
һәм гадәттән тыш хәлләр буенча Бөгелмә укыту-методик үзәге
филиалы укытучысы.
 
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Бөгелмә муниципаль районы бүлекчәсе хезмәткәрләре аеруча катлаулы һава шартларында "Буран" операциясе планы нигезендә эш алып баруда катнашсалар, 12 гыйнвардан башлап, әлеге тармак звеносы хезмәткәрләре көчле әзерлек режимында эшлиләр. Чөнки кар яву да, бураннар чыгу да, көчле җил, каты салкыннар, яисә кинәт җылытып, көчле бозлавыклар барлыкка килү дә кыш өчен табигый күренеш, ә көтелмәгән хәлләргә һәрчак әзер булып тору кирәк. Районның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А. Галиуллин җитәкчелегендә узган чираттан тыш утырышында автомобиль юлларында, тимер юлларда гадәттән тыш хәл килеп тумасын өчен ниләр эшләргә икәнлеге, бу эшкә предприятие-оешмаларны җәлеп итү тәртибе тәгаен билгеләнде.
Алда кыш озын әле, шуңа күрә һава шартлары кинәт үзгәреп, шартлар начарланып киткән чакларда афәттән саклану өчен ниләр эшләргә кирәклеген халык игътибарына да тәкъдим итәбез.
 
Руль артындагыларга:
- кичектергесез зарурлык тумаганда, торак пункттан читкә чыкмый тору хәерлерәк;
- юлларда аеруча игътибарлы булу, дистанцияне саклау кирәк;
- тизлекне һава шартларына карап чамалагыз;
- юл билгеләрен, ЮХИДИ хезмәткәрләре таләпләрен төгәл үтәү, машинаны кинәт туктатмау, тәртипсез манёврлар ясамау шарт;
- кар җыештыру техникасы өзеклексез эшли алсын өчен транспорт чарасын кайда, ничек туктатып калдыру тәртипләрен саклау сорала.
 
Йортларда:
- балконнарда, ишегалларында ныклап беркетелмәгән нәрсәләр тотмаска;
- тәрәзәләрне яхшылап ябарга;
- җил көчәйгән чакларда йорт кәрнизләреннән, реклама такталарыннан, эленгән күрсәтмә әс-баплардан, сыгылган агачлардан читтәрәк торырга кирәк.
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса