Куркыныч үләннәр
Җир йөзендә үсә торган биниһая күп сандагы үсемлекләрнең карантин игълан ителгәннәре, бер караганда, артык күп тә түгел кебек, әмма аларның коточкыч зур зыян китерүе ихтимал.
Марат ГАБДЕЛХАКОВ,
дәүләт инспекторы.
Андый куркыныч үләннәрне ачыклауда һәм үсә торган урыннарын чикләп, соңрак юк итүдә системалы төстә һәм аерым очракларда махсус алып барыла торган тикшерүләр нык ярдәм итә. "Россельхознадзор"ның Татарстан Республикасы идарәсе инспекторлары авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен, орлыклар хәстәрләү хуҗалыкларын, дәүләт сортлы үсемлекләр участокларын һәм башкаларны тикшерәләр. Хәзер бу эшнең кызган чагы.
Татарстан территориясендә дистәгә якын төр үсемлеккә карантин игълан ителгән. Әмма аларны килеп эләкмәс, яисә башка карантин объектларының яңа чыганаклары килеп чыкмас дип, беркем дә кистереп кенә әйтә алмый. Куркынычны вакытында ачыклау өчен фитосанитария тикшерүләре үткәрергә кирәк тә инде.
Тикшерүләр һәм аларның нәтиҗәләре тиешле документлар рәвешендә рәсмиләштерелә, анда үткәрелгән вакыты, сроклары, тикшеренү ысуллары, карантин игълан ителгән объектның табылу-табылмавы анык күрсәтелә.
Карантин объектлар үтеп керүгә юл куймау максатында хуҗалык җитәкчеләренә түбәндәгеләрне истә тоту кирәк:
- фитосанитар тикшерүләрне системалы төстә алып бару өчен җаваплы кеше билгеләү турында язма фәрман чыгарырга;
- тикшерүләр үткәрү планын төзергә;
- карантин астында булган объектларны җентекләп тикшерергә һәм, нәтиҗәләрдән чыгып, тиешле документларны төзергә.
Карантин игълан ителгән объект табыла калса, чыганакларны тиз арада юк итә башлау чарасын күрү өчен бу хакта кичекмәстән "Россельхознадзор"ның Татарстан Республикасы идарәсенә хәбәр итәргә кирәк.
Безнең республика территориясендә таралган карантин объектлары төрледән-төрле, күз белән күреп кенә барысын да ачыклап бетерү мөмкин дә түгел, шуңа күрә тикшерүләр вакытында пробалар алып, аларга аккредацияләнгән махсус лабораторияләрдә фитосанитария экспертизасы үткәрелергә тиеш.
Карантин игълан ителгән үсемлекләргә мөнәсәбәттә эш итүдә тиешле таләпләрне үтәмәү фактлары ачыклана икән, физик һәм юридик затлар РФ Административ хокук бозулар кодексының 10.1 нче маддәсендә каралган тәртиптә җавапка тартылалар (штраф түләү, башка санкцияләр һ.б.).
Зарарлы үсемлекләргә карантин билгеләү өлкәсендә законда каралган таләпләрне үтәү зарарлы чүп үләннәрне генә түгел, ә үсемлекләрнең чирләрен, корткычларын вакытында ачыкларга һәм аларга каршы нәтиҗә-ле көрәшергә дә мөмкинлек бирә, рес-публикабыз территориясенә яңа карантин объектлары үтеп керүне, таралуны чикли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа