Коры үлән дөрләп яна...
Татарстан Республикасы территориясендәге 192 торак пункт, урманнарга якын урнашканлыктан, янгын чыгу куркынычы җәһәтеннән аеруча борчу тудыра. Соңгы көннәрдә күрше-тирә төбәкләрдә күзәтелгән фаҗигале вакыйгалар нәкъ менә шундый урыннарда урманнарга ут үрләп китүе ихтимал икәнлеген күрсәтә дә. Хәлнең шактый катлаулы булуын истә тотып, ТР Министрлар Кабинеты гражданнарның урманнарга чыгуын тыюга юнәлдерелгән өстәмә...
Резеда ЕРМАКОВА,
21 нче янгын сүндерү часте инспекторы.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА тәрҗемәсе.
Урманнарда янгын чыгуга төп сәбәп - кешеләрнең ваемсызлыгы һәм җавапсыз карашы. Куркыныч аеруча зур булган сезонда да алар ут белән сак эш итәргә кирәклеген исәпкә алмыйлар. Ә бит урманнарда ялкын телләре биешмәсен, ут дөрләп китмәсен өчен берничә гади генә кагыйдәне үтәү дә җитә:
- ылыслы яшь агачлар үсә торган урманнарда, торфлы урыннарда, коры үлән күп булган җирләрдә, агач ябалдашлары астында, шулай ук моңа кадәр уттан зыян күргән урман аланнарында учак кабызырга ярамый;
- үзегездән соң буш шешәләр, пыяла кисәкләре калдырмагыз, алар линза кебек, ут чыгуга сәбәп булалар;
- агач төпләрендә, урман аланнарында коры үләннәрне, басуларда коры камылларны яндырмагыз;
- янгын дөрләгән урманнардан ут корылмаларга (яисә - киресенчә) күчмәсен өчен торак пунктлар белән урман буйлары арасын, бакча ширкәтләре тирәсен сөреп куярга, коры үләннәрне, чүп-чарларны җыеп алырга кирәк;
- ут чыганакларын вакытында күреп алу өчен тәүлек әйләнәсенә күзәтчелек итүне оештырыгыз;
- урман белән янәшә урнашкан торак йортларда, бакчаларда һәр-вакыт су запасы булырга тиеш.
Хөрмәтле якташлар, ут белән һәрчак сак эш итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа