Карабашта – “Өмет йорты”
Өметсез авырулар гомеренең соңгы көннәрен-сәгатьләрен тиешле дәва алып һәм яхшы тәрбиядә үткәрсеннәр дигән максат белән оештырыла торган медицина оешмалары бар, хоспис дип атала алар. Татарстанда балалар хосписы бар инде. Ул узган елның июль аенда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм лейкемия авырулы балаларга ярдәм күрсәтүче Анжела Вавилова исемендәге фонд белән берлектә...
Татарстанда онкологик чирләрдән интегүче зурлар өчен хоспис кирәклеген Бөгелмә үзәк район хастаханәсе баш табибы И.Измайлов белән шәһәр тибындагы Карабаш бистәсе башлыгы А.Михайлов биш еллап әйтә киләләр инде. Карабашта бу йортны булдыру мәсьәләсен ТР штаттан тыш онколог С.А.Карамаликов, социаль мәсьәләләр буенча ко-миссия әгъзалары, депутатлар, предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре, дини оешмалар вәкилләре белән уртага салып сөйләшенгән дә иде. Карабашта андый медицина учреждениесе булдыру кирәклеге хакында барысы да
уңай фикер белдерде.
Сергей Карамаликов әйтүенчә, онкология чирләре республикабыздагы үлем-китемнәрнең 13,7 процентына сәбәп булып тора. Ил буенча алганда да, аеруча куркыныч социаль чир буларак, икенче урында тора. Төбәгебездәге һәр 58 кешенең берсе яман шеш авыруы белән табиб күзәтүендә яши. Ел саен 13 меңнән артык кешегә "рак" дигән хәтәр диагноз куела. Аларның чама белән өчтән бере, кызганычка, дәваланырга соңга калган булалар инде. Андый
чирлеләр коточкыч авыртудан, депрессиядән, психологик тайпылышлардан интегәләр. Хоспислар менә шундыйлар өчен кирәк тә инде.
И.Измайлов ТР сәламәтлек саклау министры А.Фәрраховка рәсми хат белән мөрәҗәгать итте. Хәзер инде ул хатка җавап бар - идея хупланган. Әмма бу әлегә ният кенә. Хосписны Карабаш амбулаториясе бинасында оештырырга, ә гамәлдәге медицина оешмасын, өченче катын күтәреп, бистә поликлиникасына күчерергә дигән уй бар.
Хоспис 25 урынга исәпләнә. Анда Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүчеләр дәваланачак. Проектның якынча бәясе - 25 миллион сум тирәсе. Хоспис булдыру өчен зур предприятиеләрнең, югары даирәдәге йогынтылы кешеләрнең ярдәме кирәк. "Татнефть" ААҖ компаниясенә, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм кеше хәленә керә белүчеләрнең ярдәменә зур өметләр баглана.
Киңәшмә уздыру - эшнең башы гына әле ул. Алдагы утырышларда җитәкче комитет сайланыр һәм проектны гамәлгә ашыру юлында конкрет бурычлар да билгеләнер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа