Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Иртә башлап, вакытында тәмамларга

Клуб төзелешен башкарып чыккан җаваплылыгы чикләнгән "Стройсервис" җәмгыяте - шәһәр һәм районда торак, социаль-культура объектлары төзелешендә, төзекләндерү эшендә актив катнашучы оешма. Форсаттан файдаланып, тантана барышында без аның җитәкчесе Анатолий Владимирович Красильниковка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. - Анатолий Владимирович, сезнең оешмага быел 10 ел тулды. Кыскача йом-гаклап, сез нинди нәтиҗәләр...

Клуб төзелешен башкарып чыккан җаваплылыгы чикләнгән "Стройсервис" җәмгыяте - шәһәр һәм районда торак, социаль-культура объектлары төзелешендә, төзекләндерү эшендә актив катнашучы оешма. Форсаттан файдаланып, тантана барышында без аның җитәкчесе Анатолий Владимирович Красильниковка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

- Анатолий Владимирович, сезнең оешмага быел 10 ел тулды. Кыскача йом-гаклап, сез нинди нәтиҗәләр ясар идегез?
- Әйе, агымдагы елның октябрь аенда "Стройсервис"ка 10 ел тулды. Шул дәвер эчендә оешма тарафыннан шәһәрнең социаль-культура объектларын яңарту буенча байтак эш башкарылды. Мәсәлән, соңгы дистә елда шәһәр өчен мөһим булган тимер юл вокзалын реконструкцияләүдә, Алексей Баталов исемендәге рус драма театрын, Хәким бай йортын төзекләндерүдә генподрядчы буларак катнаштык. Шулай ук "Мир" кинотеатрын реконструкцияләдек (ул Никах йорты итеп үзгәртелде). Балалар паркын төзекләндерүне тулысынча диярлек үз көчебез белән башлап җибәрдек. Республика Дәүләт торак фондының "Тузган торак", социаль ипотека программаларында катнашып, 10 ел эчендә шәһәр халкына 500гә якын фатир төзеп бирдек, гомумбелем бирү учреждениеләренә, күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасында да катнашыбыз бар, быел, мәсәлән, 9 нчы урта мәктәпне төзекләндердек.
- Киләчәккә планнарыгыз нинди? Эшчеләрегез турында берничә сүз...
- "Стройсервис"та барлыгы 40ка якын эшче-хезмәткәр исәпләнә. Сезон вакытында вакытлы эшкә тагын шуның кадәр эшче җыябыз. Планнарга килгәндә, күреп торасыз, безнең эшнең нәтиҗәсе булып, бүген Иске Сумароково авылында яңа клуб сафка бастырылды. Муниципаль район җитәкчелеге алга таба да мөһим эшне дәвам иттерү-не "Стройсервис"ка йөкләде:
2013 елда шушындый ук бина Акбаш авылында торгызылачак. Бу эшкә бүгеннән нигез сала башларга ниятлибез.
Безнең өчен иң мөһиме - төзелешне мөмкин кадәр иртәрәк башлап, объектны үзвакытында, югары сыйфатлы итеп, лаеклы тәмамлау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса