Хезмәткәребезне тәбриклибез
"Бөгелмә" эшлеклеләр клубы быел үзенең тәүге утырышын уздырды. Җыелуның сәбәбе, әлбәттә узган елга нәтиҗә ясау һәм быелга планнар билгеләү. Искәртеп үтәбез, 2015 елда ТР Бөгелмә территориаль журналистлар Союзы оешмасы һәм "Бөгелмә" эшлеклеләр клубы иң яхшы журналистларны ачыклау өчен яңа премия булдырган иде. Алар аны алга таба да дәвам иттерергә ниятләп,...
"Бөгелмә" эшлеклеләр клубы быел үзенең тәүге утырышын уздырды. Җыелуның сәбәбе, әлбәттә узган елга нәтиҗә ясау һәм быелга планнар билгеләү.
Искәртеп үтәбез, 2015 елда ТР Бөгелмә территориаль журналистлар Союзы оешмасы һәм "Бөгелмә" эшлеклеләр клубы иң яхшы журналистларны ачыклау өчен яңа премия булдырган иде. Алар аны алга таба да дәвам иттерергә ниятләп, нәкъ менә шушы очрашуда 2016 елны зур эшләр башкарган, күпкырлы темаларны яктырткан журналистлар исемен атадылар. Рус телендә иҗат итүче журналистлар "Бугульминская газета"ның элекке редакторы Виктор Лукашов исеменә, ә татар журналистлары "Бөгелмә авазы" газетасының элекке мөхәррире Мәхтүм Мостафин исеменә багышланган премиягә ия була. Әлеге шәхесләр юкка гына сайланмаган. Алар үз вакытында район газеталары өчен күпне эшләгән, Бөгелмәбездә журналистиканы үстерүдә зур көч куйган.
"Ел журналисты - 2016" исеменә "Бөгелмә авазы" газетасының, күптән түгел лаеклы ялга киткән, хезмәткәре Әлфия Мостафина һәм "Бугульминская газета" журналисты Сергей Брюхачев лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа