Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Хезмәтне саклауга – җитди игътибар

Татарстанда 2012 елда сафка бастыру күздә тотылган 2,4 миллион квадрат метр торакның 347 мең квадрат метры файдалануга тапшырылган инде. 25 февральдә узган видеокиңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин ТР Президентына әнә шул хакта хәбәр итте.

Әлфия МОСТАФИНА.

Чыгышының башында ук министр якындагы ике атнада Татарстанда төзе-леш объектларында куркынычсызлык техникасы үтәлешенә аерым игътибар биреләчәге турында әйтте. Төзелеш комплексында эшләүчеләр белән хезмәтне саклау таләпләрен үтәү кирәклеге турында әңгәмәләр үткәреләчәк. Мисал өчен, февраль аенда Әлмәт һәм Чаллыда, техника куркынычсызлыгы нормаларын үтәмәү сәбәпле, ике бәхетсезлек очрагы килеп чыккан, гомумән алганда, ел башыннан бирле төзелештә 4 бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Министр хакимият башлыкларын хезмәтне саклау мәсьәләләренә җитди игътибар бирергә чакырды.

24 февральгә социаль ипотека программасы буенча 1548 фатирлы 31 йорт файдалануга тапшырылган.

Бүгенге көндә республикада Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча 500 ветеран өчен 155 йорт төзелә.

Калган 550 ветеран өчен торак төзеле-ше программасын формалаштыру эше дәвам итә.

Инвестицияле торак программасы хакында сөйләгәндә, Ирек Фәйзуллин бүгенге көндә республикада файдалануга тапшырыласы 97 күпфатирлы йортның 37се шушы көннәрдә сафка бастырылачагын әйтеп, шул ук вакытта 31 йортның әзерлек дәрәҗәсе үтә түбән икәнлеген искәртте.

Бөгелмә муниципаль районында торак төзелеше график нигезендә алып барыла. Капиталь төзелеш идарәсе җитәкчесе Илмир Исхаков хәбәр ит-кәнчә, тузган торак программасында катнашучылар өчен Суворов урамында төзеләчәк 9 фатирлы йорт өчен учас-ток билгеләнгән, проект эшләре башкарыла. Есенин урамында ветераннар өчен күтәрелеп килгән йорт август аенда хуҗаларына тапшырылыр дип көтелә. Шәхси торак төзелешендә дә алга китеш бар, февральдә 1413 квадрат метр азкатлы торак сафка бирелгән. Энгельс урамында социаль ипотека буенча төзелүче 90 фатирлы йортның 3-5 нче блок-секцияләрендә түбә ябыла, 1 нче һәм 2 нче блокларда 4 нче кат стеналары торгызыла. Бу төзелешнең подрядчысы булган "Стройсервис" оешмасы җитәкчесе А.Красильников инженерлык челтәрләрендә проблемалар булуына тукталып, бүлмәләрнең артык дымлы булуы сәбәпле, йортны тиз арада газга тоташтыруның зарурлыгын әйтеп узды. "Апрель башында стеналарны күтәреп бетерәчәкбез, аннары беренче 2 подъездда штукатурлау эшен башлап җибәрергә була", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: йорт тораккоммуналь ветераннар Ирек Фәйзуллин