Этләрне урамга куып чыгарган өчен штрафка тартачаклар
Күптән түгел интернет челтәрендә бер видеороликка тап булдым. Тирән мәгънәле материал. Чит ил режиссеры мисал итеп берничә гаиләне алган. Балалары үтенеп-ялварып, әти-әниләреннән көчек алуны сорый. Җитди адым ясаганчы, бу гаиләләр махсус мәктәпкә мөрәҗәгать иткәннәр. Төрле сынаулардан соң, бары берничәсе дүрт аяклы дусларга чын хуҗа була алуларын дәлилли алган. Миңа калса,...
Күптән түгел интернет челтәрендә бер видеороликка тап булдым. Тирән мәгънәле материал. Чит ил режиссеры мисал итеп берничә гаиләне алган. Балалары үтенеп-ялварып, әти-әниләреннән көчек алуны сорый. Җитди адым ясаганчы, бу гаиләләр махсус мәктәпкә мөрәҗәгать иткәннәр. Төрле сынаулардан соң, бары берничәсе дүрт аяклы дусларга чын хуҗа була алуларын дәлилли алган. Миңа калса, мондый мәктәпләрне бездә дә ачарга кирәк. Бәлки, сукбай этләр һәм песиләр проблемасы хәл ителер иде?!
"Собака бывает кусачей
Только от жизни собачей."
Бу җыр сүзләре афоризмнан күптән туры мәгънәне алды. Этләр "дүрт аяклы дус" статусыннан, ни кызганыч, бик тиз "дошман"га әверелә. Барысына да үзебез гаепле. Иң элек кулга ияләштерәбез, аннары чыгарып ташлыйбыз. Соңыннан зарыбызны түгәбез: "Урамда йөрергә куркыныч", "Тешләделәр", "Өскә ташландылар".
2017 ел статистикасын гына алыйк, 10 000 татарстанлы сукбай этләрдән зыян күргән. Бөгелмә өчен дә бу җитди проблема. Өере-өере белән йөргән сукбай этләрне шәһәрнең һәр районында күрергә була.
Бөгелмә күптән ике "фронт"ка бүленде. Берәүләре - сукбай этләрне "йоклатырга" кирәк дип чаң суга, икенчеләре - "бичаралар"га кагылмагыз, дип администрациягә гаризалар яудыра. Шәһәр җитәкчелеге - ике ут арасында. Һәр якка ярап кара әле син!!! "Дус" дип исемләнгән приют ачып карадылар, тик, матди ярдәм булмагач, анысы да бик тиз ябылды. Йорт хайваннарын якларга әле дә ярый волонтерлар бар. Алар хуҗасызларга яңа хуҗа эзләү белән мәшгуль. Тик "сукбайлар"ны йортка алырга Бөгелмә халкы ашкынып тормый. Миһербанлыгын күрсәтеп, урамда эт һәм песиләрн ашатып йөргән булалар.
"Безнең подъезда шундый бер әби яши. Ай саен пенсиясеннән ике мең сум акчасын песиләргә ризык алуга тота. Йорт ишек алдына чыгарлык түгел, өере белән песиләр җыела. Әйтеп тә карадык, ачуландык та, юк инде, миңа алар җәл, дип аклана", - дип сөйли Ворошилов урамының өченче йортында яшәүчеләрнең берсе.
Кулга ияләштергән йорт хайваннары өчен без җаваплы. Хәтерлим әле, әти-әнидән яшереп кенә апам белән бер көчек алып кайтканны. Белеп алгач, менә эләкте, ичмасам, безгә! Әтинең әйткән сүзләрен әле дә колакта! "Йорт хайванын курчак дип уйлыйсызмы? Ул җан иясе. Бүген уйнадым да, иртәгә чыгарып ыргыттым түгел. Әгәр сез аның өчен җавап тотарга әзер икән, миннән рөхсәт!" Әтинең бу сүзләре гомерлек кагыйдә булып калды. Ни өчен искә тәшерде дип әйтәсездер? Әле күптән түгел шуңа охшаган бер фикергә тап булдым.
Казан шәһәренең торак-коммуналь комитеты рәисе Альмир Корбанов этләр асраган өчен салым кертергә һәм мәҗбүри иминиятләштерү институты булдырырга кирәк дигән тәкъдим белән чыккан.
"Бик дөрес фикер, бәлки шуннан соң йорт хайваннарын урамга куып чыгаручыларны штрафка тарту мөмкинлеге булыр," - ди Светлана Королева. "Право на жизнь" волонтерлар хәрәкәте 2017 елда дистәдән артык йорт хайванын "бәхетле" иткәннәр - аларга яңа хуҗа тапканнар. Аларны Бөгелмәдән генә түгел, якын-тирә шәһәрләрдән эзлиләр. Хәтта күрше төбәкләрдән табалар. Менә бу, ичмасам, гамәл! Этләрнең элекке хуҗаларына гыйбрәт булсын! Ә яңаларына кабатлап әйтәсем килә: үзебез ияләштергән җан ияләре өчен без җаваплы!
Алсу Мөкатдәс.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа