Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Электрдан чутсыз файдаланасызмы? Алай булгач, без сезгә барабыз!

2012 елның беренче яртысына йомгак ясар вакыт та якынлашып килә. Башыннан ук бу ел гаять катлаулы, сюрпризларга бай булды: коры салкын кышны кар-буранлы яз алыштырды, аннан соң шактый эсселәре белән җәй килде... Менә шундый шартларда, һава торышының катлаулы булуына карамастан, "Сетевая компания" ААҖ филиалы Бөгелмә район электр челтәре контролерлары, рейд...

Альбина РӘХМӘТУЛЛИНА,
Бөгелмә район электр челтәренең электр энергиясен исәпкә алу
төркеме җитәкчесе.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.


Бүгенге көндә базар икътисады шартларында электр энергиясе - сатыла һәм сатып алына торган гына түгел, ә урлану ихтималы да булган товар ул. Электр энергиясен кулланучыларның бик үк тәртипле булмаган кайберләре аны урлауның бер ояты да юк дип саныйлар: "аерым кешенекен түгел, дәүләтнекен урлыйбыз, ә дәүләт безгә болай да күп нәрсәне бирми калдыра" янәсе, өстәвенә, ут урлауны беркем дә күрми...

Электр энергиясен урлауның күп төрле юлларыннан файдалана караклар. Һәм аларның бер ишесе тирә-юньдә яшәүчеләргә күп мәшәкать-борчулар да китереп чыгара. Куәтле электр приборларын челтәргә законсыз тоташтыру аркасында, мәсәлән, күпквартирлы йортларда күрше-тирәләрнең, ә хосусый секторда тулы бер урамда яшәүчеләрнең көнкүреш техникалары янып чыгуы ихтимал.

Җәйге чорларда төзелеш эшләре белән шөгыльләнүчеләр дә зур мә-шәкатьләр тудыра. Нидер төзү-кору үзе әйбәт нәрсә анысы, халыкның җитеш тормышта яшәвен дәлилли торган күрсәткеч. Тик менә шунысы гаҗәп: төзелеш материаллары сатып алырга акча бар, ә электрүткәргеч линияләргә тоташтырылган приборлар сарыф иткән энергия өчен түләргә - юк. Әйтик, шундый кулланучы электр ярдәмендә эретеп ябыштыру аппаратын (үзе әмәлләгән аппарат булса, бигрәк тә) тоташтыра икән, шунда ук башкалар электр энергиясенең сыйфатыннан зарлана башлыйлар. РФ Хөкүмәтенең 2012 елның 4 маенда кабул иткән 442 нче номерлы карарының 43 нче пунктында болай диелә: "Электр тәэминаты килешүенең кулланучының өченче затлар белән мөнәсәбәтенә караган өлешендә күздә тотыла (шул исәптән): - кулланучы электр ярдәмендә эшли торган җайланмалар белән эш иткән чагында электр энергиясе сыйфаты күрсәткечләрен Россия Федерациясенең техник яктан көйләү... турындагы законы таләпләрендә күрсә-телгән дәрәҗәдәге баланс кысаларында тотарга тиеш". Ягъни әлеге гражданин үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртырга түгел, ә гамәлләре белән башкаларга зыян китермәү турында да уйларга тиеш. Шулай да бу таләпләрне санга сукмый торган гражданнар бар әле, "Сетевая компания" хезмәткәрләре шундыйлар янына баралар да...

Рейд бригадаларының 2012 елның беренче яртысында төзегән кыскача отчетын сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
Агымдагы елның гыйнвар аенда җәмгысе - 13165 сумлык 4 акт; февральдә - 21080 сумлык 5 акт; мартта 15319 сумлык 5 акт төзелгән; май ае исә иң "уңдырышлы" ай булган: 35410 сумлык 10 акт төзелгән! Июньнең беренче ун көнендә инде 3 акт бар - 11733 сумлык. Актларның күплеге ягыннан Ефановка, Зеленая Роща, Петровка авыл җирлекләре алда баралар.

Күргәнебезчә, акт өчен түләү бәяләре төрлесенеке төрлечә. Барысы да законсыз тоташтырылган прибор-җайланманың куәтлелек дәрәҗәсен-нән һәм абонентның күпме вакыт "экономияләп" яшәгәненнән тора.

Электр энергиясен урлауның иң киң таралган төре - үткәргеч линияләргә өстәмә чыбыклар ярдәмендә ялгану. Бу күренеш аеруча шәхси секторда яшәүчеләргә хас.

Авылларда бурычлары өчен утлары күптән өзеп кителгән кешеләр бар. Алар әҗәтләрен түләргә дә бик ашыгып тормыйлар, чөнки үзбелдек белән электр чыбыкларына ялганалар алар. Надеждино, Коногоровка, Яңа Сумароково, Кече Бөгелмә авыллары бу яклап "дан казанды" инде. Әмма ут өчен түләмәгән кешеләрнең, кагыйдә буларак, башка коммуналь хезмәтләр өчен дә бурычлары була. Андыйларга газ бирү дә туктатылган, өйләрендә җылы да юк дигән сүз. Димәк, алар ризыкны да урланган электр энергиясе ярдәмендә генә әзерли алалар, чөнки ут урлау - иң җиңеле. Шул рәвешле, электрүткәргечләргә тоташтырылган чыбыкка зур нагрузка төшә, моның исә янгын чыгуга сәбәп булуы да бик ихтимал. Өстәвенә, яшерен-батырын түгел, мондый гражданнар пөхтәлекләре белән әллә ни аерылып тормыйлар.

Тагын шунысын да әйтеп узу урынлы булыр, югарыда саналган күрсәткечләргә зур йогынты ясый торган андый намуссыз кулланучыларның булуы бер "Сетевая компания"нең генә үзәгенә үткән нәрсә түгел, бу - авылларның социаль проблемасы да. Безгә авыл җирлекләре башлыклары да кушылсын һәм шундыйлар арасында аңлату эшләре алып барсыннар иде дигән теләктә калабыз.

Бөгелмә районында яшәүчеләр, электр белән тәэмин итү линияләрендә төзексезлек күргәндә, башка төрле сораулары, яисә тәкъдимнәре булганда, түбәндәге телефоннар аша шылтыратып, безгә мөрәҗәгать итә алалар: 7-73-06 - электр энергиясен исәпкә алу төркеме, эш көннәрендә 8дән 17 сәгатькә кадәр эшли; 6-05-66 - дипетчер, тәүлек әйләнәсенә элемтәдә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса